+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Июня , 10:45

Иммунитет өчен бик файдалы!

Бакчада өлгергән җиләкне көн дә ашагыз.

Иммунитет өчен бик файдалы!Иммунитет өчен бик файдалы!
Иммунитет өчен бик файдалы!

Табиблар һәм диетологлар бакча җиләгенең көтелмәгән үзенчәлекләрен ачты. Күптән түгел «О самом главном» тапшыруында алар җиләкнең яман шешне, катаракта, глаукома, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм иммун системасының эшен яхшырту өчен файдалы булуы турында сөйләде.

Белгечләр бакча җиләгендә антиоксидантлар күп булуын һәм организмга онкология авыруларын кисәтүдә ярдәм итүен белдерә.

Табиблар җиләк куллану күзләр өчен дә файдалы дип билгели. “Шул ук антиоксидантлар безгә һәрвакыт катарактаны профилактикалауда булыша", — ди диетолог. Моннан тыш, җиләктә глаукома куркынычын киметүче антоцианнар бар.

Экспертлар сүзләренчә, бакча җиләгендә С витамины күп булу сәбәпле, ул иммун системасының эшен яхшырта. “Көнлек норманың 70 проценты 100 грамм җиләккә туры килә”, — дип ассызыклый белгечләр. Җиләктә шулай ук җепселләр бар, ул иммунитет өчен дә файдалы.

"Антоцианнар шулай ук кан тамырлары торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозның бер сәбәбе булган ялкынсынуны киметә”, — ди белгечләр. Билгеле булуынча, җиләктә калийның югары булуы йөрәк мускулының яхшы эшләвенә ярдәм итә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас