+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 Июня , 11:45

Чүп үләне генә, димәгез!

Табиб белдерүенчә, кычыткан организмны яман шештән дә саклый.

Чүп үләне генә, димәгез!Чүп үләне генә, димәгез!
Чүп үләне генә, димәгез!

Табиб-гастроэнтеролог Сергей Вялов кычытканның кеше организмы өчен файдалы яклары турында сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, ашарга яраклы бу чүп үләненең К витамины күп булу сәбәпле кыйммәте зур. 100 грамм кычытканда 500 микрограммга (0,5 миллиграмм) кадәр әлеге матдә бар.

"К витамины — сәламәтлек өчен мөһим элемент. Канның куеру процессында катнаша, шулай ук сөякләрне ныгытуга ярдәм итә. Моннан тыш, ул атеросклероз һәм диабет белән көрәштә булыша", —ди табиб.

Белгеч, шулай ук, К витамины яман шеш үсеше куркынычын киметергә сәләтле, дип ассызыклый. Ләкин ул аны дөрес кулланырга кирәклеге турында кисәтә. Витаминның артык күп булуы кайвакыт тромбоз һәм кан китүгә китерә. Көненә 50-100 микрограмм кулланырга тәкъдим ителә.

 "Моннан тыш, кычыткан тимер, кальций һәм магнийга бай. Кычыткан ашы ашкайнатуны яхшыртырга, иммун системасын ныгытырга һәм ялкынсынуны киметергә ярдәм итә. Кычыткан кандагы холестерин дәрәҗәсен контрольдә тота ала, бу йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен бик мөһим", — ди табиб.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас