Юкә чәчәгенең бик файдалы булуын күпләр белә. Анда эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.
Юкә чәчәге салкын тигәндә дәвалану өчен тирләтү һәм тән температурасын төшерү өчен, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкату өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып, тирләткеч төнәтмә ясыйлар.
Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 грамм кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.
Йокысызлыктан интеккәндә, бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.
Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан артык тозларны чыгару өчен термоска 2 чәй кашыгы юкә чәчәге, 1 чәй кашыгы кычыткан, 20 грамм имбирь тамыры, 1 тырнак сарымсак, 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.
Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләре тулысынча ачылган чорда җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәген кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен генә түгел, шифалы үзлекләрен дә югалта.
Автор фотосы.