- Күлмәк, биек үкчә - минеке түгел, ә менә эчәргә, тәмәке тартып җибәрергә, сугышырга булдырам, – дип белдерде ул, кызының туган көнен ресторанда бәйрәм итәргә җыенганда. "Башкорт хуҗабикәсе" ябыгуы һәм, ниһаять, шәп булып күренү өчен матур киемнәр сатып алуы турында әйтте.
Искиткеч күлмәкне кызы да сатып алган, ул моның өчен маркетплейстан файдаланган.
- Туй күлмәге кебек, - дип соклана Миләүшә һәм Төркиягә бик күп киемнәр алуларын, чемоданнар көчкә ябылуын әйтә.
Ул тормыш иптәшенең нинди булырга тиешле турында да белдерде.
- Ышанычлы мужик, көрәштәш булырга тиеш. Уртак кызыксынулар, ярдәм булырга тиеш, ә дәртле мәхәббәт – ул бер мизгелдә генә, ул үз юлындагы бөтен нәрсәне яндыра. Мондый хисләрдән куркырга кирәк. Тормыш юлдашы итеп, аның белән һәрвакыт бер дулкында булырлык кешене сайлагыз! - ди ул.