+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 июль , 05:23

Йолдыз булып атылган гомер

Юрий Гагарин төркемендәге татар егете кем ул?

Йолдыз булып атылган гомерЙолдыз булып атылган гомер
Йолдыз булып атылган гомер
Моннан 65 ел элек Юрий Гагарин кешелек дөньясында беренче тапкыр галәмгә оча. Егерме кешелек Юрий Гагарин төркемендә татар кешесе Марс Рәфыйков булса да, кайбер сәбәпләр аркасында, ул Җир шарын галәм киңлегеннән күрү бәхетенә ирешә алмый.
Инде ярты гасыр беренче космонавтлар төркемендә татар кешесе – Марс Рәфыйковның да булуын тарихи чыганаклар дәлилләп торса да, күп кеше аның турында белми.

Кем ул Марс Рәфыйков?

Марс Рәфыйков тумышы белән Кыргызстаннан булса да, аның нәсел җепләре Татарстан һәм Башкортстанга килеп тоташа. Әнисе Мәрзия Галәветдин кызы Татарстанның Буа районы Исәк авылында туып-үсә. Әтисе исә Башкортстанның Миякә районы Баязит авылыннан була. Марс Рәфый­ковның әти-әнисе Кыргызстанга эшкә җибәрелгән вакытта таныша һәм, гаилә корып, шул республикада яшәргә кала.
Марс Рәфыйков 1933 елның 29 сентябрендә дөньяга килә. Әтисен Икенче Бөтендөнья сугышында югалткач, очучы булып, аның каберенә барасы килү теләге аны Хәрби-һава көчләренең Ленинград шәһәрендәге махсус уку йортына китерә. Аннан соң ул Сызрань шәһәрендәге хәрби авиация училищесында укый.

Минем гаилә дустым, әдәби остазым, күренекле язучы, шагыйрь, эзтабарларның “Хәтер яктысы” берләш­мәсе рәисе Шаһинур Мос­тафин­ның, Марс Рәфыйковның космоска юлы 1959 елдан башлана, дигән раслаулары матбугатта да дөнья күрде.
Шул елның көзендә ул хезмәт иткән хәрби үзәккә табиблар килә. Алар галәмгә очу өчен сәламәт егетләрне сайлап ала. Марс Рәфыйков шулай итеп Мәскәүгә чакырыла. Һәм 1960 елның мартыннан башлап Гагарин төркемендә күнегүләр үтә башлый. Шул ук елның декабрендә аңа космонавтлыкка тулы әзерлек үткән дигән документ тапшырыла. Ни кызганыч, хатыныннан аерылуы галәмгә очудан да аера шул Марс Рәфыйковны.
Космонавтлар төркемендә аны барысы да бик ярата. Аны хәтта отряд­ның “мәдә­ният министры” дип йөртәләр. Сергей Королев та аны бик ярата, хөрмәт итә. Юрий Гагарин галәмгә очып кайтканнан соң, Марс Рәфыйковка өченче булып син очарсың, дип әйткән була. Чөнки икенче булып Герман Титов очарга тиеш була. Ләкин өченче булып башка кеше оча. 1962 елның 29 мартында ул космонавтлар отрядыннан китәргә мәҗбүр була. Моның сәбәбе тормыш иптәше белән килеп чыккан низаг — аерылышу була.

Аның беренче хатыны Людмила исемле була. Ә икенче хатыны белән күп еллар үткәч кенә кавышалар. Ул бер мәктәптә укыган, бер парта артында утырган Рәй­хан Кадыйр кызы була.
Марс Рәфыйков космонавтлыктан кит­кәч, төрле хәр­би бүлекләрдә хезмәт итә. Очуын ташламый.
Саный китсәк, Марс Рафыйков кебек галәмгә тартылган кыю, гаярь татарлар утызга җитә.
Марс Рәфыйковның үз истәлек­ләрендә язуына караганда, космонавтлардан галәмгә очу өчен гаилә хәле яхшы булу таләп ителә. Чөнки соңын­нан хатыны кем, балалары кем – барысы да күрсәтелә. Аңа хәтта Королев та, отряд җитәкчесе Карпов та, гаиләсендә тәртип урнашкан очракта, галәмгә очачагы турында белдерә. Әмма Марс Рәфыйков үз фикереннән кире кайтмый.

“Без Марс Рәфыйковны беренче татар космонавты, дип горурланып әйтә алабыз. Аннан соң да космонавтикада татар кешеләре була. Әйтик, “Буран” галәм корабының төп космонавты да татар милләтеннән була. Саный башласаң, утызлап татар егете җыела. Әйтик, һәрвакыт Гагарин янында булган, аны бар җирдә кадрга төшереп баручы да татар кешесе була бит”, — дип язды Шаһинур Мостафин.

Беренче галәм корабы Зәйгә төшә

Марс Рәфыйков 1987 елның ноябрендә Татарстанга килә. Ул хәзерге “Идел-Пресс” бинасында журналистлар белән очрашу уздыра. Аның гаҗәеп тыйнак кеше булуына күпләрнең исе китә. Искиткеч дәрәҗәдә татарча, урысча, кыргызча, казахча, башкортча белә ул.
Бу очрашуда ул без белмәгән бер кызыклы вакыйга турында да бәян итә. Беренче космик кораб Татар­станның Зәй районы Иске Такмак авылы янына төшеп утыра. Бу турыда халыкка берни әйтелми. Аның исеме — “Восток-0”. Эчендә Гагарин зурлыгындагы муляж урнаштырылып, сынау өчен галәмгә җибәрелгән кораб була. Сарытауга төшәргә тиеш кораб Татарстан җиренә килеп төшә.

Юрий Гагарин төркемендәге 20 космонавтның бары тик 12сенә генә галәм киңлекләрен иңләргә насыйп була. Марс Рәфыйков барган юлыннан тайпылмый. Ул хәрби очучы буларак хезмәтен дәвам итә. Татарстан, Башкортстан, Кыргызстан һәм Казахстан­ның уртак каһарманы ул.
“Ул әле дә 88 километр биеклек­тән йолдыз булып нур сибә. Гагарин җирдән 88 чакрым биек­лектә оча. Радистлар телендә 88 сүзе “мин сине яратам” дигәнне аңлата. Без дә бу яратуга ярату белән җавап бирәбез. Марс Рәфыйков та 88 чакрым биеклектән безгә нур сибеп тора сыман. Ул бит – Марс. Ул бит – йолдыз”, — дип горурланып язды күренекле эзтабар һәм язучы Шаһинур Мостафин.
Татарның беренче космонавты Марс Рәфыйков 2000 елның 23 июлендә вафат була. Ул бу дөньяда бары тик 66 ел гына яшәп кала.

Рамазан КӘБИРОВ.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас