

Бер чарада моңлы җыр ишеттем. Җырчы бөтен күңелен биреп, матур итеп халык җырын башкара. Үзе миңа таныш түгел. Аның кем булуы хакында сораштым. “Мәгафур Хисмәтуллин һәм Радик Гәрәев исемендәге республика җыр бәйгеләре лауреаты, танылган моңлы җырчы Илгиз Әхмәтшин ич бу! – диде янымда утырган кеше һәм өстәп куйды, – Ул үзе эшкуар да әле! Төзелеш эшләрендә хезмәтләр күрсәтә”.
Җырчы-эшкуар миндә кызыксыну уятты. Гадәттә, күпчелек иҗат кешеләре эшкуарлыктан ерак тора бит. Бу ир-егет ничек ике юнәлештә дә уңышларга ирешә алган? Гәзит укучыларга уңыш серен чишүен сорагач, теләп ризалашты. Башта балачагы, кайда үсүе, укуы, тормыш юлы хакында сөйләвен сорадым.
– Чыгышым белән Бакалы районының Нарат-Елга авылыннан мин, – дип сөйләп китте ул. – Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде, дүртенче сыйныфтан алып Мостафада интернатта яшәп укыдым. Укуны тәмамлаганнан соң, 1986 елда военкомат мине Саратовка, ДОСААФ мәктәбенә җибәрде. Анда диңгез мәктәбендә белем алып, өч ел Хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем.
Илгиз – күпбалалы гаиләдә үскән төпчек малай. Ике абыйсы, бер апасы бар. Әтисе Миңнесалих абый һәм әнисе Миңнегөл апа авылда терлекчелектә эшләгән. Әтисе иртә вафат булгач, егет күбрәк әнисе тәрбиясендә үсә.
Армия хезмәтеннән соң язмабыз герое авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлый һәм “Нефтепроводмонтаж” трестының төзелеш конструкцияләре комбинаты бүлекчәсендә хезмәт юлын башлый. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк, шушы көннән алып Илгизнең бөтен гомере төзелеш өлкәсендәге эшләргә багышлана.
Слесарь булып эш башлаган егет үзен тиз арада булдыклы, тырыш хезмәткәр итеп күрсәтә һәм хезмәт баскычыннан үрли – җитештерү бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Биредә өч-дүрт ел эшләгәч, “Баштрансгаз” системасына икътисадчы булып эшкә күчә, башта – Иглин районында, соңыннан – Уфада. Соңгы 20 елда төзелеш идарәсендә мелиорация системасында эшли. Төрле елларда “Башкортстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе” федераль дәүләт учреждениесе филиалы – Мелиорация һәм авыл хуҗалыгы сулары объектларын төзү дирекциясенең төзелешне күзәтү буенча баш инженеры, капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе, директоры булып эшли. Башкортстанның һәм Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
– Шулай да гомерегезнең тик эш белән генә үтмәвен, сезнең күпбалалы әти дә булуыгызны беләбез, – димен, әңгәмәдәшемнең гаиләсе хакында да ишетергә теләп.
– Әйе, өч улым, бер кызым бар, – дип елмая ул. – Өлкән улым Ринат – беренче гаиләмнән, әле Якутиядә эшли. Алмаз – Надымда. Икесе дә югары белемле. Азат студент әле, Айгөл быел 11нче сыйныфны тәмамлады. Гомер юлдашым Миләүшә хаклы ялда, ул бухгалтер булып та, агроном булып та эшләде.
Әйтергә кирәк, Илгиз Әхмәтшин һич тә “итексез итекче” түгел. Гомерен төзелеш өлкәсенә багышлаган ир-егетнең дөньясы гөрләп тора. Беренче генә салган йорты да түгел бу. Уфа янындагы Зубово авылында яшәүче бу гаиләнең тормышына сокланмый мөмкин түгел. Мәһабәт өйләре дә, бакчалары, каралты-куралары да таң калырлык. Тавыклары гына – 65! (Үткән ел 125 булган).
Яшьлектән берәр матур мизгелне хәтергә төшерүне сорагач, Илгиз Миңнесалих улы гомер юлдашы белән танышу тарихын сөйләп китте:
– Иглиндә эшләп йөргән чак. Акбирдедә өй дә салам. Эш буенча Зубоводагы бухгалтер Лидия Ивановна янына килдем. Бик көчле яңгырлы җәйге көн. Төш вакыты үтеп, эшләр беткәч, кайтырга чыгарга дип, баскычтан төшеп киләбез. Күрәм, бер төркем хатын-кыз, яңгыр астына чыгарга кыймыйча, ишек төбендә тора. Бер озын чәчлесе, чибәре игътибарымны җәлеп итте бит. Моны Лидия Ивановна да сизде. “Миләүшәне сиңа гына бирәбез инде!” – дип шаяртып алды. Бу кызны оныта алмадым...
Эшне озакка сузмаска була егет, кызны икенче көнне Иглиндәге Яшьләр көненә чакырырга килә.
– Ризалашты. Тик апасына кереп, киемен алыштырып чыгарга кирәклеген әйтте. Апасына килдек. Мин тышта машинамның тәрәзәсеннән карап, көтеп утырам. Апасы белән чыктылар болар. Апасы блокнот, ручка тоткан. Машинамның артыннан номерын язып алды. Карыйм, алдына да килеп нидер яза, тикшерә. “Минем ике төрле номер түгел ул!” – дип шаяртам. Үзем аңлыйм инде, сеңлесен таныш түгел кеше янына утыртып җибәрә бит, борчылгандыр. Бу хәлне соңыннан көлеп, еш искә алдык...
Илгиз белән Миләүшәнең мәхәббәт тарихы шулай башлана. Күп тә үтми, бер-берсенә туры килгән яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләп, чәмләнеп дөнья көтә башлый.
Ничек эшкуар булып китүе турында да сөйләде Илгиз Әхмәтшин.
– 2022 елда, 55 яшемдә миңа тормышымны үзгәртү – үзаллы эш башлау мөмкинлеге чыкты. Аны кулдан ычкындырмаска булдым. Һәм үкенмим, – ди ул. – Техникам бар, оешмалар белән килешүләр төзеп, экскаватор, кран белән төзелеш-монтаж эшләрендә хезмәтләр күрсәтәм. Кайвакыт үзем утырып эшлим, кайвакыт кешеләрне яллыйм. Эшем ошый. Нәтиҗәсен күрү сөенечле. Яраткан шөгыльләремә дә вакыт табыла.
Ә яраткан шөгыльләре җитәрлек язмабыз героеның – җырлау, җырлар, шигырьләр язу, баянда уйнау. Мәсәлән, туган авылы Нарат-Елга турында ул бик матур җыр сүзләре язган, аңа көйне Альфред Якшымбәтов иҗат иткән. Бу җырны Илгиз төрле чараларда бик теләп башкара. Гомумән, аны бәйрәмнәрдә, истәлекле чараларда дуслары, танышлары чыгыш ясарга еш чакыра. Әлбәттә, мәртәбәле җыр конкурсларында җиңү дә күңелен үстереп җибәргән.
– Иҗатка тартылу мәктәп елларында ук күңелдә бөреләнгән иде, – ди ул, иҗатка килүе турында сорауга җавап биреп. – Сыйныф җитәкчем Лира апа Казыйханова Габдулла Әхмәтшинның “Тальян гармун” музыкаль комедиясендә катнашырга тәкъдим итте. Сәхнәгә тальянда уйнап чыгарга кирәк. Ә минем әле гармунда гына уйнаган бар иде. Тальяным да юк. Район үзәгенә барып тальян алдым, бер-ике атнада уйнарга өйрәндем. Бер айлап пьеса өстендә эшләдек һәм үзебезнең авылда, күрше авылларда чыгыш ясап йөрдек. 6нчы сыйныфта укыган вакыт иде бу. Шул көннән соң сәхнәгә мәхәббәт уянды. Менә бит яхшы укытучының йогынтысы нинди көчле була...
Илгиз әйтүенчә, ул бүген дә Лира апасы белән бәйләнештә тора, аралашып, киңәшләшеп яши.
– Мәктәп директорыбыз Фазлыев Рәис Тимур улы турында да күңелдә иң җылы хатирәләр саклана. Ул өч орден кавалеры – Октябрь революциясе, Мактау билгесе һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары. 51 ел 16 көн эшләп, бер көн дә больничныйда булмады, – дип җылылык белән искә ала Илгиз. – Безгә – интернатта яшәп канат ныгыткан балаларга – укытучыларыбыз Рәис Галиевич, Мария Ивановнаның, хезмәт тәрбиясе биргән Әхнәф Шәкүровичның яхшы йогынтысы, тормышыбыздагы роле көчле булды.
– Сез бүген – нәтиҗәле хезмәт юлы үткән, матур гаилә, сокланырлык дөнья корган уңышлы эшкуар. Сезнеңчә, уңыш сере нәрсәдә?
– Әлбәттә, иң беренче чиратта, тырышлык кирәк. Ансыз булмый. Шуннан соң тормышта өстенлекләрне дөрес билгеләү мөһим. Максатыңны төгәл белү һәм шуңа омтылу, – ди эшкуар. – Һәм минем өчен иң мөһиме – тәртип.
Илгиз Әхмәтшин әйтүенчә, тәртип – ярты эш инде ул. “Мәсәлән, мин үземнең гаражга кереп, йомык күз белән дә кирәк әйберемне таба алам, чөнки кайда нәрсә ятканын төгәл беләм, – ди ул. – Тәртипне үз итеп, эштән курыкмасаң, күп нәрсәгә ирешеп була”. Ә бу ир-егетне һич тә эштән курка дип әйтеп булмый. Хәтта ун еллап бәрәңге дә үстереп саткан әле ул!
Тәртип яратучы Илгиз күптән түгел үзлегеннән немец телен дә өйрәнгән. Аңа бу халыкның “Тәртип барысыннан да өстенрәк!” дигән әйтеме аеруча якын икән.
Гомумән, Илгиз Әхмәтшин халык әйтеменә тугры – өй дә салган, уллар да үстергән, утырткан агачлары да бер генә түгел. Ә бүген нинди максатлар белән яши ул?
– Әлбәттә, бүгенге максатлар яшьлектәгедән аерыла инде. Хәзер күбрәк балаларны уйлап яшисең. Аларны кеше итәсе, тормышта үз урыннарын, дөрес юлларын табарга ярдәм итәсе килә, – ди ул.
Язма башында Илгиз Әхмәтшинны бер чарада күреп таныштым, дигән идем. Анда ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге чакыруы буенча килгән иде. Бу вәкиллек белән кайчан хезмәттәшлек итә башлавы турында сорагач, ул янә бер кызыклы тарихны искә төшерде.
– 2000 ел. 7 август. Радмир дустымны котлап, берәр җыр бүләк итүләрен сорап, “Шәрыкъ” радиосына шалтыраттым. Алып баручы мине викторинада катнашырга үгетләп, сорауларга җавап бирергә кушты. Катнаштым һәм Мисырдан кайткан 75 мең долларлык ат оттым! – дип елмаеп сөйләп китте Илгиз Әхмәтшин. – Шатлыгымны күрсәгез! Кич буе план кордым. Йөгән, солы әзерләдем. Төнлә йокламадым диярлек. Икенче көнне йөгәнне тотып, атны алырга киттем. Мине инде икенче алып баручы – Зәлия Ахунова каршы алды. Ни өчен килгәнемне әйткәч, гаҗәпләнеп, елмайды. “Бу бит шаяру иде. 11нче трамвай белән килергә кушылгач, аның шаяру икәнен аңларсыз, дип уйладык”, – ди. Минем күңел төште. Шуннан соң алар мине, юату бүләге булсын дип, Казанга Яшьләр бәйрәменә чакырдылар. Ике атна бик күңелле йөреп кайттык. Шул вакыттан соң Бөтендөнья татар конгрессы белән даими бәйләнештә яшим.
Менә шундый ул безнең бүгенге язма герое. Бераз беркатлы да, иҗади да, тырыш та, булдыклы да, максатчан да. Уңышлар телик аңа!
Ләйсән Якупова.
Фотолар Илгиз Әхмәтшинның
шәхси архивыннан.