+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 июль , 05:50

Көнләшәләрме сездән?

Негативтан саклану ысулларын белегез.  

Көнләшәләрме сездән?Көнләшәләрме сездән?
Көнләшәләрме сездән?

Теләпме, теләмичәме, кешеләр еш кына бер-берсеннән көнләшеп яши. Көнләшү — негатив энергия агымы ул. Ә негатив негатив инде, үз эшен эшләми калмый. Аның йогынтысында тормышта күңелсез хәлләр башланырга мөмкин.

Көнләшүнең негатив йогынтысыннан ничек сакланырга соң? Моның дүрт ысулы бар икән.
Беренчесен күпләр белән — үзегез белән һәрвакыт булавка йөртегез. Аның башын аска каратып эләктерергә кирәк.

Икенчедән.... кукиш ярдәм итә! Әйе, үзегезне ялагайланып мактый башлаганнарын ишетсәгез, кесәгездән яисә кулыгызны артка куеп, кукиш күрсәтегез. Ягъни баш бармакны имән бармак белән урта бармак арасына куегыз.

Өченче ысул — ташлы кулон тагып йөрү. Нинди таш та ярый. Таш барлык негативны үзенә суыра. Шуңа аны еш юып торырга кирәк.

Дүртенче киңәш мондый. Көнләшүе сизелгән кешенең тавышын ишетү белән телегезне җиңелчә тешләгез. Иякне аз гына алга китереп алырга кирәк. Эчегездән генә: “синеке миңа кирәкми, үзеңә булсын!”, — диегез.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас