+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 Июля , 15:35

Ботокстан соң - мөгез...

Бу "мөгез" Башкортстанда яшәүче хатын-кызда үскән.

Ботокстан соң - мөгез...Ботокстан соң - мөгез...
Ботокстан соң - мөгез...


Регина сүзләренчә, өч атна элек ул маңгаена укол ясаткан. Бераздан уколлар ясалган урыннарда тышкы яктан кечерәк мөгезләрне хәтерләткән тыгыз шешләр барлыкка килгән. Шул ук вакытта, хатын-кыз билгеләп үткәнчә, алар авырту тудырмый.

Белгеч бу аллергик реакция булырга мөмкин, дип фаразлаган һәм антигистамин препаратлар билгеләгән, әмма сизелерлек яхшыру әлегә юк.

Социаль челтәрләрдә охшаш тәҗрибәле башка хатын-кызлар да җавап бирә: кайберләрендә бу процедуралардан соң шешләр барлыкка килә, әмма, кагыйдә буларак, кечерәк. Кулланучылар шулай ук сәбәпнең препаратка яки организм үзенчәлекләренә реакция булуы мөмкинлеген дә кире какмый.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас