+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Августа , 06:42

Алсу: “Үзеңне кызгану ярдәм итми”

Билгеле җырчы, якташыбыз, милләттәшебезнең күптән түгел генә Илештә төшкән матур фотоларына сокланып беттегезме әле? Хәзер аның соңгы кызыклы фикерләрен, акыллы киңәшләрен укып карагыз.  

Алсу: “Үзеңне кызгану ярдәм итми”Алсу: “Үзеңне кызгану ярдәм итми”
Алсу: “Үзеңне кызгану ярдәм итми”

Шушы көннәрдә Алсу «PopCake» белән әңгәмәләшкәндә үзенә паникага бирелергә һәм “таркалырга” рөхсәт итмәвен белдергән. Аның яшәү кагыйдәсе гади — мөмкин булганның барысын да үз көчең, үз кулларың белән эшләргә кирәк, ә нәтиҗәсен югары көчләргә ышанып тапшырырга.

Җырчы раславынча, истерика һәм үз-үзеңне кулда тота алмау — аның тормышында сирәк кунаклар. Кайвакыт аяк астында җир убылгандай тоелса да, ул үзен кулда тота, тынычлык саклап кала ала икән.

Бигрәк тә аның тәкъдиме әлеге вакытта мөнәсәбәтләрнең газаплы өзелүе аша узучылар өчен кыйммәтле булыр.
"Үзеңне кызгану, газап-сагышларга бирелү, “ни өчен?", “нигә нәкъ менә минем белән мондый хәл булды соң?” дип баш ватулар ярдәм итми. Киресенчә, хәл начарлана гына бара», — ди Алсу.

Аның сүзләренчә, газаплы хәлдән чыгу юлы — “тоталь перезагрузка”. Бөтен көчеңне тәнеңне һәм акылыңны камилләштерүгә салырга кирәк: спорт залына язылырга, сәфәргә чыгып китәргә, үзеңне туганнарың белән әйләндереп алырга яки бөтен вакытыңны яулап алырлык эш табарга.

Мондый “селкенеп алу”, Алсу ышануынча, теләсә нинди сөйләшүдән яхшырак дәвалый һәм үз-үзеңә югалткан ышанычны кире кайтара.

Билгеле булуынча, ике ел элек Алсу 18 ел никахтан соң бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышты.

Алсуның киңәш-фикерләре белән килешәбезме?

Фото социаль челтәрдән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас