

Пәнҗешәмбегә каршы төндә, 13 августта, Русия халкы Персеидлар метеор агымын күрә алачак. Бу хакта ТАСС Мәскәү планетариена сылтама белән хәбәр итә.
Астрономик вакыйганы төн уртасыннан таңга кадәр күзәтергә мөмкин булачак, ә иң югары ноктасы 5.00 сәгатькә туры киләчәк.
Белгечләр сүзләренчә, метеорларның күпләп күренүе иң югары ноктага берничә көн кала башлана һәм аннан соң да дәвам итә. Пәнҗешәмбегә каршы төндә аларның күренү ешлыгы минутына бер-ике метеорга кадәр җитәчәк.
Күзәтүчеләргә көнчыгышка, горизонттан югарырак өлешкә карарга киңәш итәләр.
Персеидлар метеор агымы Җир ел саен 109P/Свифт-Туттль кометасы калдырган вак кисәкчекләр агымы аша үткәндә барлыкка килә. Кисәкчекләр Җир атмосферасына зур тизлек белән кереп, сүрелү нәтиҗәсендә кызалар һәм янып бетәләр. Бу вакытта күктә кыска вакытлы якты эз барлыкка килә.
Автор фотосы.