+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 Августа , 14:07

Август ахырында талпаннар тагын активлаша

Августта талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына 6345 кеше мөрәҗәгать иткән. "Роспотребнадзор" шәхси саклану чараларын кулланырга әйди.

Август ахырында талпаннар тагын активлашаАвгуст ахырында талпаннар тагын активлаша
Август ахырында талпаннар тагын активлаша

Талпан кадалу сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны кимесә дә, саклык чараларын онытырга ярамый. Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе хәбәр иткәнчә, куркыныч инфекцияләр белән зарарлану ихтималы һаман да югары.

Белгечләр талпаннарның сезонлы активлыгының икенче дулкыны башлануын искәртә. Аның иң югары ноктасы августның соңгы көннәренә – сентябрьнең беренче көннәренә туры килергә мөмкин. Шуңа күрә шәхси саклану чараларын куллану аеруча мөһим.

Агымдагы елның 6 августына талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына 6345 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 9585 булган. Зыян күрүчеләрнең якынча 34 проценты – балалар.

"Роспотребнадзор" мәгълүматларына караганда, 2025 елгы эпидемиология сезонында Башкортстанда талпан энцефалиты белән 14 кеше авырган. 2024 елда мондый очраклар саны 20 булган.

Белгечләр талпаннардан шәхси саклануга игътибар бирергә киңәш итә. Моның өчен талпаннарны куркыта торган һәм бөҗәкләргә каршы препаратлар, шулай ук махсус саклану киемнәре кулланырга кирәк.

Талпан энцефалитын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булып вакцинация кала.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас