+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 Августа , 07:58

“Әни, мине югалтма!”

Ярмәкәй районының Рәтәмак авылында яшәүче Зөлфирә апа Фәттахетдинова улының шушы соңгы сүзләрен бүген дә ишетә кебек

“Әни, мине югалтма!”“Әни, мине югалтма!”
“Әни, мине югалтма!”

Ул гомер буе сәүдә өлкәсендә эшли, авылның нәкь уртасында урнашкан кибеттә сату итә. Бүген без күп әйберне кибеткә барып та тормыйча, Интернет аша яздырып алабыз. Ә 30-40 ел элек авылдагы кибет дөнья тоткасы белән бер була, дисәм дә ялгышмам. Бигрәк тә пәнҗешәмбе көнне, кибеткә яңа товар кайтканда. Бу көнне төштән соң кибеткә авыл халкы сабантуйга агылган кебек агыла... Зөлфирә апага шушы халыкның көенә торып, барысына да җылы сүз табып эш итәргә туры килә. “Аллаһка шөкер, эшләү дәверендә беркем белән дә сүзгә дә килмәдем, үземә дә кыек сүз әйтүче булмады. Рәхмәтләрне күп ишетергә туры килде”, – дип искә ала тыйнак, сабыр холыклы Зөлфирә апа.

Шушы тыйнаклыгы, тырышлыгы Биктимер абыйны җәлеп итә дә инде. Авылда бөтен кеше дә күз алдында бит, җитмәсә Зөлфирә белән Биктимернең туган йортлары да бер-берсеннән ерак булмый Берсе – аскы урамда, елга буенда, икенчесе – өстәрәк. “Башта дуслашып йөрдек тә, аннары күз ныклап төште дә куйды. Шәһәр кызы иде бит”, – дип елмая Биктимер абый. Чыннан да, Зөлфирә апа 1954 елда Свердловскида дөньяга килә. Алты яшькә кадәр шәһәрдә яши. Ике телдә дә яхшы сөйләшә. Ә аннары әти-әнисе Миңлезәки абый белән Миңсылу апа туган якка әйләнеп кайтырга була. Тагын сабыйлары туа. Үсеп җиткәч, Зөлфирә Туймазы шәһәрендә сатучылыкка укып кайта. Биктимер колхозда тракторда, комбайнда эшли. 1972 елда ике яшь йөрәк кавышып, дөнья көтә башлый. 13 ел Биктимер абыйларның Болын урамында урнашкан төп йортында гомер итәләр. Аннары яңа йорт салып, авылның өске урамына күчәләр. “Ташулар элек көчле иде бит. Сүлле суы таша, елга ярларыннан чыга, кар базы су белән тула. Бәрәңгене вакытында чыгарып өлгермәсәң, билдән су ерып эшләргә туры килә. Сәламәтлек бөтенләй какшап бет­кәнче, бу су буеннан күчәргә кирәк дигән уйга килә Фәттахетдиновлар. Яңа йортка Зөлфирә белән Биктимер зур байлык белән күчә. 13 ел эчендә бер-бер артлы дөньяга өч уллары туа. Иң өлкәне – Илсур, аннан – Илнур, ә төпчекләре – Илдар.

Малайлар эшсөючән булып үсә. Бигрәк тә Илдар. Аның бер кулында балта булса, икенчесендә чүкеч булыр. “Спортны яратты: футбол, волейбол, мылтыктан ату, гер күтәрүдә уңыш­ларга иреште. Мактау кәгазьләре белән өй тулы. Тавышы да моңлы иде. Бигрәк тә “Талларым” җырын ярата иде”, – дип искә төшерә Зөлфирә апа. Бүген аның сүзләре ана күңелен ярып үтә...

Кырларымда, болын,
күлләремдә,
Калмадым шул,
нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.

Талларым, талларым,
талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым,
талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Илдар нинди эшкә тотынса да, коеп куя торган була. Рәтамак урта мәктәбен тәмамлагач Октябрьский шәһәрендә КИП операторы һәм радиомонтажчы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Себернең төрле почмакларында, Санкт-Петербургта эшли. Соңгы елларда туган авылына кайтып, евроремонт белән шөгыльләнә башлый. Якын-тирә авылларда: Сөярмәт, Кулбай, Кушкаранда Илдарның кулы тимәгән өй бик сирәктер. Абыйсы Илнур белән түбә ябалар, өйнең тышын профнастил яки сайдинг белән, эчке ягын европанельләр белән эшлиләр. Илдар кебек осталарны халык телендә “алтын куллы” диләр. Җентекләп, җиренә җиткереп, миллиметрын миллиметрга китереп эшли ул. Бу сәләте Илдарга махсус хәрби операциядә катнашканда да бик ярдәм итә. Өлешчә мобилизация кысаларында Илдар Фәттахетдинов махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә китә. Саратов шәһәрендә хәрби әзерлек узганнан соң, 1197нче мотоукчылар полкы составында Запорожьеда хезмәт итә. Ата-ана өчен улларын хәрби хезмәткә алып китү аяз көнне яшен суккан кебек була. Өстәвенә, Фәттахетдиновлар бала кайгысы да кичергән була.

Өлкән уллары Илсур ерак Себердә авариягә эләгеп һәлак була. Уртанчы уллары Илнур иптәшләре белән клубтан кайтканда, өсләренә машинада исерек хатын-кыз килеп менеп, гомерлеккә гарип кала.

Махсус хәрби операция башлангач, бердәнбер ныклы терәге булган Илдар да туган нигездән еракка китә. Корал тотып илне, барчабызның тыныч тормышын саклаучылар сафына баса ул. Районнан гуманитар ярдәмнәр кит­кәндә оператив штабка иң беренче булып, кирәк-яраклар җыеп, Зөлфирә апа килеп керә. Үзе кадәр тартмаларга ни генә сыймаган! Әйтерсең дә моның – ана белән улның, Илдарның туган ягы белән соңгы элемтәләре бул­ганын сизенгән.
Ике ел эчендә Илдар берничә тапкыр ялга кайтып китә. Шул кыска гына вакыт эчендә гаиләсе, туганнары, волонтёрлар, авылдашлары, мәктәп балалары белән очраша. Хәтта гаилә дә кора.

Илдар озак өйләнми. Гаиләдә бу темага сүз кузгалса, башта абый өйләнсен әле, дип куя торган була.

“Бигрәк тыйнак иде. Без үзебез сабыр булгач, улларыбыз да шундый булды, – ди ана. – Өйләнүенә бөтен нәсел белән сөендек. Баламның күзләрендә өмет чаткылары кабынды, дәртләнеп китте. Киленебез Флүзәне бөтенебез дә яраттык. Тик бик аз, алты гына ай яшәп калдылар”.

Соңгы тапкыр Илдар 2024 елның 29 августында элемтәгә чыга.

– Әни, мине югалтма, төнгелеккә постка китәм, – дип шалтырата ул. Тик бу сөйләшү соңгысы була. Посттан кайтканда дүрт сөлектәй ир-егет дошман минасына эләгеп һәлак була.

Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Илдар Биктимер улы Фәттахетдинов Президент указы буенча Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Кызганычка каршы, сугыш – сабан­туй түгел. Бүгенге көндә туган илебезне юк итәр өчен бөтен Көнбатыш берләшкән вакытта Илдар кебек егетләр илебезнең иминлеген саклап, башларын сала. Аларның каһарман­лыгын онытырга хакыбыз юк.
Ана – бөек исем! Бу сүзләрнең хак икәнлегенә Зөлфирә апа мисалында тагын бер тапкыр инандым. Улын җир куенына тапшырганнан соң, ана Ватан өчен һәлак булган егетләрнең исемен мәңгеләштерү уе белән яши башлый.
Район, авыл хакимиятләре башлыклары белән киңәшләшкәннән соң, республиканың “Атайсал” проекты кысаларында, Рәтамак авылының Җиңү паркында махсус хәрби операциядә һәлак булган 7 яугиргә мәрмәр пли­тәләрдән һәйкәл куялар. Һәйкәл ачу тантанасы 2026 елның 8 маенда уза. “Әни, мине югалтма!” – дигән иде улы. Югалта буламы соң инде әни газиз баласын, исемен беркем дә югалтмасын өчен ул аны мәрмәр ташка уеп яздыра...

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Энҗе ШӘФЫЙКОВА.
Ярмәкәй районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас