

Егет тәрәзә янына утырган. Поезд кузгалу белән ул тәрәзәгә карап кычкырып җибәргән:
—Әти, агачлар артка таба йөгерә башлады!
Әтисе елмаеп кына куйган. Алар каршындагы өлкән яшьтәге пар сәерсенеп, бер-берсенә карашып куйган.
—Әти, кара нинди зәңгәр күл! Болытлар да поезд белән бергә йөгерә, әти!
Теге пар, кыенсынып, карашларын аска төбәгән.
—Яңгыр минем кулыма кагыла, әти! — дип сабый баладай дөньяга соклануын дәвам иткән егет, кулын тәрәзәдән сузып.
—Сез улыгызны берәр клиникага күрсәтеп караганыгыз бармы? — дип акрын гына дәшкән егетнең әтисенә каршыларындагы ханым.
—Без әле генә клиникадан чыктык, — дип елмайган абзый. — Бүген минем улым беренче тапкыр дөньяны күрә башлады...
Нәтиҗә ясыйк...
Автор фотосы.