+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 Августа , 09:09

"Күктә искечә дога язылды..."

"Фотога да төшердек аны. Тик..."

"Күктә искечә дога язылды...""Күктә искечә дога язылды..."
"Күктә искечә дога язылды..."

Үзебез белән булган хәлне язам.

Моннан 15 ел элек кич белән генә ирем белэн печән алып кайтырга киттек, тиздән кызыбызның туе булырга тиеш, тизрәк эш бетерәбез инде. Мин - өстә, ирем астан печән ыргыта машина арбасына. Бервакыт көчле җил чыкты. Без урман буенда, ул коточкыч итеп шаулый башлады. Ашыгабыз, шулай да төяп бетердек, бәйләдек, яшен яшьни башлады.

Шулай кайтырга чыктык, яшен машина алдына гына төшә. Ничек курыкканны үзем генә беләм.

Өйдә балалар үзләре генә. Мин белгән догаларымны укырга тотындым, Аллаһның хикмәте, телемә догалар үзеннән-үзе килеп тора.

Авылга кергәндә яңгыр да юк, яшен дә. Кайтып туктадык капка төбенә, балалар чыкты, алар безнең өчен курыккан, без - алар өчен. Ихатага кергәч, дүртәү утырабыз. Менә күк ап-ачык булды һәм һавага болытлардан искечә догалар язылды. Укый гына белмәдек. Кызым телефонына төшерде, әмма бернәрсә дә күренми иде. 10-15 секундтан болытлар таралды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас