+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 Августа , 07:05

"Швейцария түгел бу..."

"Башкорт хуҗабикәсе" Кандракүлгә барып, аның матурлыгына таң калган.

"Швейцария түгел бу...""Швейцария түгел бу..."
"Швейцария түгел бу..."
Миләүшә Шәйхлисламова билгеләп үтүенчә, Башкортстанны Швейцария белән юкка чагыштыралар. Аның сүзләренә караганда, республикабыз күпкә матуррак.

- Бездә матур урыннар, матур күлләр күп. Бу гаять зур Кандракүл генә ни тора, шундый матур һәм чиста. Монда җәй буе ял итәргә килергә була. Палаткалар куярга һәм шундый матурлыкка ләззәтләнергә. Асылыкүл дә бар әле, Әбҗәлил районында - Яктыкүл. Башкортстан - ул уникаль урын. Республика үзенең табигате белән дан тота, бернинди Швейцария дә безгә олтанга да ярамый. Башкортстан - бик шәп урын. Теләсә кайсы районга барырга, һәркайда матур урыннар табарга, ял итәргә була. Менә шундый безнең республика, - дип уртаклашты язылучылар белән популяр блогер.

Шул ук вакытта "Башкорт хуҗабикәсе" табигатькә хөрмәт белән карауны, чүп-чарны үзең белән алып китүне үтенде.

- Әгәр ял итәргә барасыз икән, чучка булмагыз, Зинһар. Үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз. Югыйсә, кызганычка каршы, безнең шундый үзенчәлегебез бар: киләләр, табигатьтә ял итәләр, аннары үзләреннән соң шундый дуңгыз абзарын калдыралар. Без шундый матур урында яшибез. Зинһар, аны саклагыз, - диде Миләүшә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас