+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 Августа , 14:09

Йөзне яшерү кемгә кирәк?

Яки четерекле мәсьәлә ничек хәл ителер?

Йөзне яшерү кемгә кирәк?Йөзне яшерү кемгә кирәк?
Йөзне яшерү кемгә кирәк?

Соңгы бер-ике елда шәһәребез урамнарында баштанаяк төренеп, күзләре генә ачык калган хатын-кызлар күренә башлады һәм аларның саны арта бара сыман. Ә капчык сыман кием астына озын буйлы, киң җилкәле, йөзе тулысынча капланган кеше яшеренгәнен күрсәң, аның гүзәл зат булуында шикләнеп, ихтыярсыздан куркып куясың. Билгесез кешенең мондый киеме эчендә корал да булуы мөмкин бит! Күзләрне генә калдырып төренеп йөрүнең тамырлары кая барып тоташа һәм нигә ул безнең якларда да тарала башлады?

 

Исламда хиҗаб — мөселман хатын-кызлары урамга чыкканда кия торган кием. Төрле мөселман илләрендә ул төрлечә, һәркайсында хатын-кызның җәмәгать урыннарында тышкы кыяфәтен ни дәрәҗәдә ачык күрсәтә алуын билгеләүче үз кануннары бар.

Хатын-кызның башын һәм йөзен тулысынча каплаучы, күзләрен генә ачык калдыручы япма никаб дип атала. Киемнең бу төре консерватив мөселман җәмгыятьләрендә ешрак очрый. Мондый япма гарәп илләрендә хатын-кызлар йөзен җилдән, ком бураннарыннан һәм аяусыз кояштан саклый алсын өчен барлыкка килгән. Никаб, гадәттә, гәүдәне яшерә торган капчык сыман озын күлмәк белән киелә. Әйтергә кирәк, никаб киюгә Дагстанда вакытлыча тыю кертергә мәҗбүр булдылар. Мондый карар республика җитәкчелеге тарафыннан былтыр җәен никаб астына яшеренеп кылынган терактлардан соң кабул ителде.

Хиҗаб дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче миллионлаган мөселман хатын-кызлары өчен катлаулы һәм күпкырлы символ, ул үзендә дини, мәдәни һәм шәхси мәгънә йөртә. Җәмгыятебездә исә хиҗаб, бигрәк тә никаб тирәсендә бәхәсләр тынмый, ул ирек, хәвефсезлек һәм йолалар турында бәхәсләр предметына әверелә. Дин тотучы мөселман хатын-кызлары өчен хиҗаб киюнең төп сәбәбе — Ислам кагыйдәләрен үтәү. Коръәндә хатын-кызларны тыйнак киенергә һәм башларын
капларга өндәү бар. Әмма бу күрсәтмәләр Исламның төрле агымнарында төрлечә аңлатыла. Безнең илгә килгәндә, хокукый яктан хиҗаб кию рөхсәт ителгән. Бу илнең Төп законы – Конституция белән гарантияләнә. “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль закон да бу хокукны раслый. Әмма мөһим чикләүләр дә бар: дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә хезмәт салучылар, чиновниклар, хөкемдарлар, прокурорлар, полиция хезмәткәрләре өчен эш урынында дини атрибутика йөртү тыела. Ә менә мәгариф учреждениеләре әле һаман бәхәсле зона булып кала бирә. 2013 елда Русия Федерациясенең Югары суды, әгәр бу уку йортының эчке уставына һәм федераль белем бирү стандартларына каршы килә икән, мәктәпләрдә хиҗаб киюне законлы тыюны таныды. Бу тыю барлык төбәкләрдә дә гамәлдә түгел. Чикләүләр конкрет эш һәм уку урыннарына кагылырга мөмкин. Ә урамда, кибетләрдә, кафеда хиҗаб кияргә ярый.

Шул ук вакытта бик аз мөселман илләрендә генә хатын-кызларны башларын капларга мәҗбүр итүче кануннар бар.

Дөньяви дәүләт принцибын һәм иминлекне тәэмин итү максатларында күп кенә илләрдә җәмәгать урыннарында, мәгариф һәм дәүләт оешмаларында никаб, йөзне тулысынча яисә өлешчә яшерә торган башка дини кием кию тыела. Күп дәүләтләрнең хөкүмәтләре никабның террорчылар өчен бик уңайлы булуын таный һәм бу хәвефне киметү өчен тиешле чаралар күрә. Франция, Бельгия, Нидерландлар, Швейцария, Европа илләренең барысы да диярлек мондый киемне тыйды. Иранда шундый ук закон гамәлдә, аны бозган өчен 10 ел төрмә каралган. Кытай хакимияте Синьцзян-Уйгур автономияле районында никабларга һәм хәтта хиҗабларга тыю урнаштырган. Төрле дәрәҗәдәге чикләүләр Мисырда, Һиндстанда, Индонезиядә, Мароккода кертелгән. Кыргызстанда, Таҗикстанда, Үзбәкстанда шулай ук никаб киеп йөрергә ярамый.

Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Кирилл Кабанов үзенең бер интервьюсында, никаб дини кием түгел, ә радикализмның сәяси чагылышы булып тора, дип белдерде. Аның сүзләренчә, никаб тарихи яктан Африка кабиләләре белән бәйле һәм аның Русиядәге төп Ислам традицияләренә бернинди катнашы да юк. Ул дини агымның мондый чагылышы белән көрәшергә кирәк дип саный һәм никабны тыярга кирәклеген ассызыклый. Кеше хокуклары буенча Совет башлыгы Валерий Фадеев та илебездә күзәтелүче “Исламны архаи­зацияләү” уңаеннан борчылуын яшерми. Ул шулай ук бер чыгышында никаб киюнең Исламның мәҗбүри таләбе булмавын билгеләп үтте. “Күпчелек мөселман илләрендә һәм гарәп көнчыгышында никаблар кимиләр. Алай гына да түгел, никаб та, хиҗаб та бөтен җирдә дә киелми. Ә нигә безгә хәзер, ХХI гасырда, тормышыбызны архаизацияләргә, ягъни алга түгел, артка җибәрергә?” — диде ул. Валерий Фадеев дин әһелләре белән бу темага җитди сөйләшү кирәклеген ассызыклады һәм бер үк вакытта никаб киюне тыю мәсьәләсенең бик катлаулы һәм мөмкин кадәр нәзакәтле мөнәсәбәт таләп итүен тануын билгеләде.

Әлеге җәһәттән белгечләрнең фикерләре аерыла. Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Сажин мондый законны федераль дәрәҗәдә кабул итүдән сак булырга өнди. Ул катгый чикләүләр киңкүләм тәртипсезлекләргә, “алдан фаразлап булмый торган нәтиҗәләргә” китерергә мөмкин дигән сагаю белдерә.

Четерекле теманы кузгаткач, үзебезнең як имам-хатыйбларының да фикерен белергә булдым. “Мөселман хатын-кызларына, әлбәттә, тыйнак итеп киенү фарыз, әмма никаб белән йөзне тулысынча каплап йөрү безнең дингә хас түгел. Пәйгамбәребез дә: “Үзегезнең кавемегезгә карап киенегез”, — дигән бит”, — булды аларның җавабы.

Русиядә никаб киюне тыю мөмкинме дигән сорау әлегә ачык кала. Ә бу уңайдан үткәрелгән махсус сораштыруда катнашучыларның 66 проценты аны закон нигезендә тыюны хуплый. Әйе, безнең әниләребез, картәниләребез беркайчан да дөньяга никаб ярыгыннан карап яшәмәде, шул ук вакытта иман, намус белән гомер кичерде, һәрчак тыйнак, нәзакәтле итеп киенде, саф күңелле булып кала белде. Ә сез, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, бу җәһәттән нинди фикердәсез?

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас