+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 Августа , 13:49

“Яшьлегемә хат язар идем...”

Якын кешең белән вакытында аңлашырга кирәк шул...

“Яшьлегемә хат язар идем...”“Яшьлегемә хат язар идем...”
“Яшьлегемә хат язар идем...”

Зарланырга яратмыйм мин. Тәрбия шундыйдыр инде. Минем проблема кемгә кирәк?.. Хәер, бүген проблемасыз кеше юктыр да. Шулай да, табибка баргач, ничек бар шулай сөйләргә кирәк. Аңа да барысын ачарга батырчылык итмим әле.

Бу юлы башкачарак булды. Үземне нәрсә борчуын, ничек дәвалануым турында кыенсынмый сөйләдем. Табибның мине игътибар белән тыңлавы, ничек тә ярдәм итәргә тырышуы, сораулар бирүе шулай ачылырга этәрде, күрәсең. Әйе, без табибларны һәрвакыт ярдәм итәргә тиеш итеп күрәбез. Бу юлы мин дә каршымда утыручы урта яшьләрдәге ханымга башкача карадым. Өстенә ап-ак халат кигән, чәчләрен матурлап җыеп куйган. Ә карашында, чыннан да, мәрхәмәтлелек чагыла иде.

Ул көнне миннән соң пациентлары юк иде, ахры. Өенә дә ашыкмады ул.
Сез журналист булып эшлисезме? – дип, кечкенә кәгазь битенә язылган рецепты сузды.
– Әйе. Озак еллар инде.
– Ә нинди темага язасыз? – әңгәмәдәшемнең күзләре ялтырап китте.
– Журналист кеше һәр темага да яза белергә тиеш инде ул, – дип елмайдым.
– Минем сезгә үзем турында сөйлисем килә. Мөмкин булса исемнәрне үзгәртеп язсагыз иде. Ул хисләр күңелдә генә түгел, кәгазь битендә дә саклансын иде...
...Алмаз белән беренче сыйныфта ук бер-беребезгә гашыйк булдык. 1 сентябрь көнне үк ул минем икегә үрелгән толымнарымнан тартты, ә мин портфель белән аның башына “тондырдым”. Аннары линейкадан соң укытучы безне бер парта артына утыртты. Бергә утыргач та “хисләр кайный” иде әле. Ул миңа телен күрсәтте, ә мин аңа – йодрык. Сабый гына булсак та, безгә нәрсә тәэсир иткәндер, белмим. Тик беренче уку көненнән соң ук ул мине өйгә кадәр озатып куйды. Ә кулында теге мин башына суккан портфелем иде.
Мәктәп елларында без бер парта артында утырдык. Бишенче сыйныфта үбешеп карадык – барып чыкмады, борыннар комачаулады. Чын-чынлап без тугызынчы сыйныфта – киенү бүлмәсендә, мәктәптә үткән Яңа ел бәйрәменнән соң үбештек. Әйе, без бик бәхетле идек. Бездә – мәхәббәт! Һәм моны беркемнән дә яшермәдек.
Безнең мәңгелек мәхәббәтебезне мәктәптә һәркем бик яхшы белә иде. Арабызга кергән кеше дә булмады. Безне хәтта Ромео белән Джульетта, дип йөрттеләр.
Әти-әниләр дә безнең үзара мөнәсәбәтләр турында хәбәрдар иде. Хәтта кайчандыр өйләнешә­чәгебез турында да уйландылар. Кыскасы, безгә беркем каршы булмады. Бары тик әти-әни генә мине кисәтеп торды – минем “олыгаюымнан” курка иде алар. Әни моны бераз кызарып әйтсә, әти бу вакытта күзләрен түбән төшерә иде. Мин дә, сүзнең нәрсә турында барганын аңлап, башымны кага идем. Алмаз белән дә моның турында сөйләшкән булды. Әти-әниләр, чыннан да, безнең өчен борчылгандыр инде. Бала гына идек бит әле.
Ә без ашыкмадык та. Алмаз мине күз карасыдый саклады. Мин дә белә идем: әле вакыт түгел. Шулай да, табигать үзенекен итте…
Чыгарылыш кичәсеннән соң булды ул.
Сыйныф белән таң каршыларга сөйләшкән идек. Барыбыз да җые­лышкач, Алмаз мине кулымнан алып, читкәрәк тартты…
Үзебез дә нәрсә эшләгәнебезне тиз генә аңламадык. Яшьлек бит!
Син мәңгегә минеке! – дип пышылдады миңа Алмаз.
Мин синеке! – кызарып елмайдым мин дә.
Моның турында беркемгә дә сөйләмәдек.
Тиздән мин медицина институтына укырга кердем. Алмаз хәрби училищеда бәхетен сынап карады, ләкин баллары җитмәде. Шуннан соң ул хезмәт итәргә китте. Мин аны көтәргә вәгъдә итеп калдым. Һәм чын күңелдән көттем!

Тормыш шулай, җиңел, рәхәт кенә бармый икән шул. Сынаулар безне дә урап узмады. Бераздан миңа таныш булмаган бер кыздан хат килде. Ул Алмаз белән очрашып йөрүләре, бала көтүе турында язган. Минем аларның бәхетенә комачауламавымны сораган.
Күпме елаганымны үзем генә беләм. Акылдан язармын кебек тоелды. Ничек миңа Алмаз хыянәт итә алды? Без бит бер-беребезне ярата идек! Каян килеп чыккан соң ул кыз?
Барлык батырлыгымны җыеп, Алмазның әти-әнисенә бардым. Кызганычка каршы, барысы да дөрес булып чыкты. Кыз аларга да хат язган.
Ә Алмаз? Ул ни өчендер дәшмәде. Минем бөтен ачулы хатларыма, әти-әнисенә дә бер юл да язып салмады!
Ул вакытта кесә телефоннары юк иде әле. Шуңа шалтырата да алмадык.
Минем дә горурлык көчле иде. Үз-үземнән көлдерергә кем булган әле ул? Син башканы тапканны, әллә мин таба алмыйммы? Тоттым да курсташыма кияүгә чыктым.
Ул инде берничә ел артымнан йөри иде. Ә укуны тәмамлагач, ирем белән башка өлкәгә күчеп киттек. Авылга сирәк кайта идек.
Алмаз турында беркемнән дә сорашмадым. Әти белән әни дә мине кызгана иде, күрәсең, аның турында сүз кузгатканнары булмады. Шулай егерме ел үтте.

Улыбыз мәктәпне тәмамлагач, Уфага укырга керде. Без дә Себер якларында яшәп арыган идек инде. Улыбызга ияреп, Уфага кайтып төпләндек. Мин үз һөнәрем буенча – кардиолог булып эшкә урнаштым. Кече улыбызны мәктәпкә урнаштырдык. Ирем дә яхшы гына эш урыны тапты. Зур фатир сатып алдык. Кыскасы, мин бик бәхетле хатын-кыз идем. Хәтта Алмаз турында искә дә алмый башладым.

Бер көнне минем кабинетка Алмаз килеп керде...
Ул инде элекке чандыр гәүдәле малай түгел. Бераз олыгайган. Үзе дә бу очрашуны көтмәгән иде. Аны консультациягә миңа җибәргәннәр икән.
Йөрәгем күкрәгемнән чыгып китә дип торам. Әмма күңелдә ни булганын йөземә чыгармадым. Аны танымамышка салыштым. Игътибар белән тыңладым, кирәкле тикшеренүләр үткәрдем. Бәхеткә, сәламәтлеге зар­ланырлык түгел иде. Профилактика өчен генә дарулар яздым.
Ул да битарафлыгын йөзенә үк “элде”. Әмма куллары калтырый иде. Шулай да чыгып киткәндә борылды да: “Ә ни өчен син мине көтмәдең?” – дип сорады.
Шунда күңелемдә 20 ел йөрткән хисләрем тышка атылып чыкты. Син бит миңа хыянәт иттең! Ничек хәзер шулай әйтә аласың?! Ярый юлымда мине аңлаучы кеше очрады!
Мин елый-елый барысын да сөйләдем: хатлар турында да, йөкле кыз хакында да. Ул, эш көне беткәч, шунда ук кайтып китмәскә, аны көтәргә үтенде.

Без аның белән паркта очраштык. Армиядә чакта аңа командир кызы гашыйк булган. Әмма ул аңа игътибар бирмәгән. Ә ул кыз үз дигәненә ирешә торганнардан икән.
Арытаба хәрбиләрне ярты елга командировкага җибәргәннәр. Бу командировка турында берсенә дә сөйләргә ярамаган. Ә кире туган якларына кайткач, аңа минем кияүгә чыгуым турында әйткәннәр.
Күрәсең, теге кыз миннән һәм Алмазның әти-әнисеннән килгән хатларны алып барган.

Кешене мәҗбүриләп үзеңә гашыйк итеп буламы соң?!
Вакыты җиткәч, Алмаз туган якларына кайтып киткән. Теге кызны янына якын да җибәрмәгән ул.
Алмаз бер дә өйләнмәгән. Берүзе яши, зур йөк машиналарын йөртә.

Аның бу сүзләреннән соң башым әйләнде, йөрәгем кысты. Аны тыңлап бетергәч, утырган җиремнән тордым, да, аны рәхәт итеп кысып кочакладым, аннары парктан чыгып йөгердем. Ул шунда утырып калды.
Өйгә кайтып җиткәнче үкси-үкси еладым. Ни өчен мин ниндидер бер кызга ышандым? Ул чагында миңа Алмазны күрергә һәм аның белән аңлашырга кирәк иде бит!
Ләкин мин башкача эшләдем. Өметсезлектән коточкыч хата ясадым – беренче мәхәббәтемә хыянәт иттем.

Хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый – минем ирем, улларым бар. Алар бернәрсәдә дә гаепле түгел. Хәзер бу йөк белән гомер буе яшәргә кирәк.
Гаиләм булгач, аңа нәрсәдер әйтергә хакым юк. Ялган өметләр бирергә дә тиеш түгел мин. Әйе, бүген инде бер-беребез белән аралашырга да авыр түгел. Ләкин минем икенче тапкыр хыянәт итәсем килми. Иремнең бер гаебе дә юк.

Шулай да яшьлеккә хат язар идем. Бу юлы Алмазга ачуланып та, аңа рәнҗеп тә түгел. Анда мин һаман аны яратуымны, аның белән бергә булырга теләвемне әйтер идем. Тик анда хатлар гына бармый шул...

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас