Баш авыртуы кайбер очракларда периферик нервларның зарарлануы белән бәйле булырга мөмкин, һәм анальгетикларның тәэсире булмаска мөмкин. Әмма андый авыртуны басарга ярдәм итә торган ризыклар да бар икән. Бу хакта табиб-реабилитолог Сергей Агапкин һәм диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург сөйләде.
«Ә менә борыч, сарымсак, имбир кебек ачы тәмләткечләрнең авыртуны басу үзенчәлеге бар», — дип билгели алар.
Белгечләр шулай ук ачы тәмләткечләрнең авырту рецепторларының активлыгын үзләренә юнәлтә алуын, шуның белән авыртуны башка урыннарда да киметергә мөмкин булуын ассызыклый. Авыртуны басуның мондый ысулы мигрень сыман баш авыртуыннан интегүчеләргә туры килергә мөмкин.
Моннан тыш, табиблар сүзләренчә, баш авыртуын басарга татлы кара чәй ярдәм итә ала. Чәйгә шикәр өстәү организмга тиз арада энергия бирергә ярдәм итә, бу кайбер очракларда баш авыртуын киметергә мөмкин.
Тагын бер ярдәмче ризык — барыбыз да яратып ашый торган гади алма. Ул бигрәк тә баш авыртуы эстроген җитмәү аркасында килеп чыккан очракларда ярдәмгә килә. Алманың организмдагы гормональ процессларга йогынты ясарга мөмкинлеге турында да фикерләр бар.
Автор фотосы.