+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 Сентября , 06:28

30 яшьлек Учалы егете рудниктагы авариядә һәлак булган

Румель Вилданов хезмәттәшләрен ярдәмгә чакырырга өлгергән, әмма аны җимерекләр астыннан 12 сәгатьтән соң гына чыгарганнар.

30 яшьлек Учалы егете рудниктагы авариядә һәлак булган30 яшьлек Учалы егете рудниктагы авариядә һәлак булган
30 яшьлек Учалы егете рудниктагы авариядә һәлак булган

30 августта Хабаровск краендагы «Ольга» алтын руднигында тау токымнары ишелү нәтиҗәсендә Учалыда туып-үскән 30 яшьлек Румель Вилданов һәлак булган. Егет рудникта вахта ысулы белән эшләгән, анда бер айга да җитмичә хезмәт куйган.

Фаҗига алдыннан Румель хезмәттәшләрен ярдәмгә чакырырга өлгергән. Аның сеңлесе Рина сөйләгәнчә, егетнең кычкырганын һәм ярдәм сораганын хезмәттәшләре ишеткән.

– Ул эш буенча рудникка төшкән. Аннары хезмәттәшләрен чакырган. Алар аның кычкырганын, ярдәм сораганын ишеткән. Шуннан соң ишелү булган, – дип искә ала Рина.

Румельне җимерекләр астыннан 12 сәгатьтән соң, дүшәмбе көнне генә чыгарганнар. Хәзер аның гәүдәсе Амурдагы Комсомольск моргта. Суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Туган ягы Учалыга кайтару мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Егетнең эш бирүче компаниясе Рина белән элемтәдә тора.

Румельның үз гаиләсе булырга өлгермәгән, аның якын кешесе булып сеңлесе калган. Ул озак еллар Учалының «Горняк» һәвәскәр футбол клубында һөҗүмче булып уйнаган. Футболчының соңгы голы 26 июльдә «Содовик» командасына каршы матчта кертелгән. Ул уенда «Горняк» 4:1 исәбенә җиңгән.

Хабаровск крае буенча Тикшерү комитеты сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу һәм аның саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүе турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗиганың сәбәпләре һәм башка хәл-шартларны прокуратура контрольдә тота.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас