

«Дус! Мин бәхетемне таптым, монда калам! Авыл башлыгы кызына өйләнәм!» — дигән егетләрнең берсе шул кичне.
«Сине аңлыйм, — дигән икенчесе. — Башлыкның өлкән кызы бигрәк чибәр шул».
«Юк, син дөрес аңламагансың, мин кечесенә өйләнергә телим», — дигән егет.
Гаҗәпләнгән дусты бәхет эзләп ары киткән. Өйләнергә карар кылган егет бу авылда калган.
Башлык кызына өйләнү өчен ун сыер сорый икән. Егет ничек итсә иткән, тырышкан, эшләгән, ун сыерны китергән.
«Ярар, кече кызым өчен өч кенә сыер бирсәң дә ярый инде, ул бит бик чибәр дә түгел...» — дигән егетнең кемгә өйләнергә теләгәнен аңлаган башлык.
«Юк, мин бу кыз өчен ун сыер бирәм!» — дигән егет.
Күп еллар үткән. Сәфәргә чыккан икенче егет бу авыл яныннан янә үткәндә, дустының хәлен белеп чыгарга булган. Юлда аның каршысына бик чибәр хатын-кыз чыккан. Егеткә эшне аңлатып, дустын эзләвен әйткән. Ханым аңа юлны күрсәткән.
Дустының өенә килеп кергәч, егет шаккаткан. Дусты чынлап та бәхетен тапкан кеше кебек иде — тормышы җитеш, берсеннән-берсе матур, сәламәт балалары үсеп килә. Өйгә теге чибәр, балкып торучы ханым да килеп кергән. Баксаң, ул өй хуҗасының хатыны икән.
«Гафу ит, син бит ул чакта бик матур да түгел идең, ничек мондый күз явын алырлык ханымга әверелдең?» — дип сораган юлчы егет дусты ишетмәгәндә хатыннан.
«Мин үзем өчен ун сыерның да кызганыч түгеллеген аңладым!» — дип елмайган ханым.
Ә сезнең якыннарыгыз көннән-көн матурлана, балкыймы, дуслар?
Автор фотосы.