

Җәй ахыры-көз башы, сине берчә төс ташлый башлаган, әмма мөлаемлыгын, сөйкемлелеген һич югалтмаган хатыннарга тиңлим мин, берчә мәрхәмәтле, мул куллы, искиткеч юмарт картәниләргә охшатам. Басу тулы көләч кояш сеңелләре – көнбагышларга сокланып, алтын бөртекләр тулышудан җиргә иелгән башакларны күреп, диңгездәй җәйрәп яткан басуда комбайннар гүләвен ишетеп, сиңа гына хас тыгыз, тәмле, туклык исен иснәп, әллә нинди аңлатып бетә алмаслык якты хис-тойгыларга тулам – Туган җир, бәрәкәтле кара туфрак, яшәү кадерен тирәнрәк тоям. Әйтәм бит, синең эчке дөньямны баеткан, җанны нечкәрткән, булмышыма шифа-сихәт биргән моңың, юмартлыгың баштан ашкан. Алмаларың гына ни тора!
Урамнардан үткәндә бакча түрләрендә, өйләр каршында өлгергән алмаларыннан сыгылып утырган купшы алмагачларга карыйм. Алар үземдә дә җидегән йолдыз төсле җидәү. Сокланам да үзләренә, кызганам да... Май урталарында алар ак болытлар көнләшерлек; ак күлмәкле, ак бөркәнчекле кәләшләр кызыгырлык нәфис ак чәчәкләргә күмелгәннәр иде. Җәйләрдә кырау, кинәт купкан давыл харап итә күрмәсен дип яшел генә төймәләрен куе яфраклары арасына яшереп, сабыр гына утыра бирделәр – шифалы яңгырлардан, көләч кояш нурларыннан, саф һавадан, җылы көннәрдән, бәрәкәтле туфрактан августта өлгерәчәк алмаларына сут җыйдылар. Гүя изге күңелле, мәрхәмәтле аналар...
Менә шулай көн артынан көн үтеп, август урталары – алмалар өлгергән чак җитте. Инде алмагачлар горур ана сыман: сезнең өчен нинди алсу-кызыл йөзле, ашап туйгысыз тәмле, сусыл, хуш исле алмалар өлгерттем дип тыйнак кына елмайгандай алар. Сокланам, мең тапкыр сокланам: ботак саен, мине үрелеп ал, мине ал дигәндәй, алмалар пышылдый сыман. Кызганам алмагачларымны, мең тапкыр кызганам: былтыр да алмалары ишелеп уңган иде бит, быел инде ял итәрләр, дип уйлаган идем, ә алар, җанкисәккәйләрем, тагын бөтен урамга, юк, бөтен шәһәргә җитәрлек алма үстереп, сыгылып төшкәннәр. Шушы кадәр алманы нишләтеп кенә бетерәсе соң?!. Һич әрәм итәсе килми ич. Туганнарга, күршеләргә таратасы... Урам малайларының койма башына менеп алма өзүләрен күрмәмешкә салышасы... Кайнатма, повидло ясыйсы, шарлотка-алма пироглары пешерәсе, ә тагын кисеп киптерәсе, как коясы... Теләгең генә булсын да, вакытыңны гына җиткер.
Радиодан ишетелгән моңлы җырларны тыңлый-тыңлый алма кискәндә, ирексездән, бер-бер артлы алмага бәйле хатирәләр күңелдә яңара...
...Авылда безнең бик тә тәмле, хуш исле алмалар бирә торган алмагачыбыз бар иде. Ул бәләкәй бакчада нәкъ өй тәрәзәләре каршында үсте. Шул алмагач, янгын чыгып, күршеләрнең якын гына абзарлары янганда – үз “гәүдәсе” белән ышыклап, өебезне, өйдә ялгызы гына булган әниебезне уттан саклап калды. Ярты ягы кара көйгән алмагачыбыз әкренләп корыды. Бу хакта мин “Батыр алмагач” дигән нәсер язган идем инде.
Ә тагын Мәтәүбаш мәктәбе бакчасында (элекке урындагысында) озын ике рәт булып алмагачлар тезелеп киткән иде. Көз ул купшы алмагачлардан күзне алып булмый – кып-кызыл булып ранеткалар пешеп җитә дә илаһи бер гүзәл картина барлыкка килә. Бу алмаларны арзан гына бәягә халыкка да сата торганнар иде. Әнием зур бер чиләк тутырып алып кайта, беркадәр әчкелтем кайнатмасы бик тәмле була иде.
Сагынып сөйләргә генә калды – колхозның зур алма бакчасы, әлбәттә, каравылчысы да бар иде. Гадәттә, Гусаркино ягына җиләк җыярга барганда шул бакча турыннан үтә торган идек. Ул вакытта әле алмалар яшел, әмма без барыбер алардан авыз итми калмый идек. Ә менә өлгерә башлагач, урам малайлары, каравылчыдан кача-поса төнлә алма “урларга” баралар. Төнлә, абзар башындагы печәнлектә абый безне дә сыйлый...
Бәләкәйрәк чакта, әле урамнарга су килмәгән, колонкалар куелмаган чакта, без – биш-алты кыз – көянтә-чиләкләр белән шактый ерактагы коедан су ташый торган идек. Судан кайтканда Сирай абзыйлар турында ял итәргә туктыйбыз. Нигә нәкъ шундамы? Әле күбебезнең бакчасында ул чакта алмагач юк, ә Сирай абзыйларныкында зур алмагач үсеп утыра, һәм безнең очлы күзләребез яшел тоймәләрне бик тә шәп күрә. Кызыктыра да соң, тик ничек алырга?! Озынрак чыбык табабыз да, ятып, күмәкләребезне тузанга батырып, койманың эчке ягындагы җиргә коелган алмаларны тартып чыгарырга тырышабыз. Тәки чыгарабыз, шатланабыз, ә ул алмаларны ашарлык та түгел – шундый ачы. Аннары тизрәк шылу ягын карыйбыз. Алай-болай хуҗалар чыкса... Хәер, алар сүз әйтмиләр иде.
Бүген күпләр, кышка алма компотлары, кайнатмалар һ.б. әзерләүдән тыш, алманы кисеп киптереп, СВО зонасына яугирләргә җибәрү өчен әзерлиләр. Ә Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл абый Гәрәев алмаларын чиләкләп балалар йорты каршындагы клубка – атларга илтә. Былтыр кырыклап чиләк илткән иде. “Мин бәләкәйдән атлар яратам. Алар алманы бик ярата, рәхәтләнеп ашыйлар”, – ди ул.
...Быел да алма ишелеп уңды. Август уртасыннан бакчаларда Алма бәйрәме башланды һәм ул кышка кергәнче дәвам итә. Күңелле, матур, тәмле...
Әйткәндәй, ел саен 21 октябрьдә иң тәмле һәм файдалы бәйрәмнәрнең берсе – Бөтендөнья алма көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихына килгәндә, Бөтендөнья алма көне Бөекбританиядә 1990 елда Сommon Ground хәйрия оешмасы башлангычы белән барлыкка килә. Бәйрәмнең төп максаты – борынгы алма бакчаларына һәм алманың юкка чыгу алдында торган сирәк сортларын саклап калуга игътибарны җәлеп итү. Бәйрәмнең нигезендә алма җирнең уңдырышлылыгын гәүдәләндерә дигән фикер ята. Вакыт узу белән Алма көне Халыкара бәйрәмгә әверелә, хәзер аны бөтен дөньяда билгеләп үтәләр.
Алма – уңдырышлылык, зирәклек һәм сәламәтлек символы, ул күп халыкларның мәдәниятендә һәм тарихында эз калдырган. Борынгы грек мифологиясендәге ызгыш алмасы, Библиядәге яхшылык һәм яманлыкны таныта торган алмагач; Ньютонның башына төшкән һәм аны бөтендөнья тартылу законын ачуга рухландырган алма; “алма агачыннан ерак төшми” дигән халык мәкале һәм башкалар моның ачык мисалы.
Инглиз мәкалендә “Көненә бер алма ашаган кеше табиб юлын таптамас” диелә. Алма чыннан да бик күп файдалы үзлекләргә ия һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре.