Кунакка йөрешү — борынгыдан килгән матур йола ул. Бәйрәм табыны әзерләү хуҗабикәләр өстенә төшсә дә, кунак кабул иткәндә хуҗаның роле бик әһәмиятле. Хуҗа кеше кунакларны аяк өсте каршы ала һәм сыйлый. Зур мәҗлесләрдә аңа ярдәмгә тамада сайлыйлар.
Бәйрәм табыны артында кунаклар авызларына су капкандай утырсалар, моннан да кыен хәл юк. Димәк, хуҗалар кунакларны чакырганчы аларга өстәлгә куелган сыйдан тыш тагын нәрсә тәкъдим итәсен, ничек күңел ачасын , уртак темалары булачакмы-юкмы икәнен алдан уйламаганнар. Башкалардан гаеп табып шуны әйтеп утыру, бүтәннәргә комачаулап артык кычкырып сөйләшү, урынсызга теләсә ни сөйләү кунакны һич тә бизәми. Күршеләрнең колактан-колакка сөйләшеп утыруы да начар тәэсир калдыра.
Өстәл янына утыргач үзеңне матур тота белү дә кирәк. Табын янында көзгегә карап, ирен буяп, төзәтенеп утыру килешми. Өстәл артында җәелеп-таралып утыру ямьсез күренеш. Үзегезне төз тотып, әмма тартынмыйча утырыгыз. Күршегез белән сөйләшергә теләсәгез, башка кешегә аркагыз белән борылмагыз, терсәкләрегез белән өстәлгә таянмагыз. Алдына куйган тәлинкәләрне әледән-әле боргалап, ризыкларга күз атып һәм иснәштергәләп утырган кеше бик начар тәэсир калдыра.
Табын янында утыра белү — бер инсаф, ашый белү — икенче инсаф. Ашаганда ризыкны авызыгызга күп итеп тутырмагыз, чапылдатып ашамагыз. Ашаганда туктаусыз сөйләшү кунакны бизәми. Кайберәүләрдә күршеләренең иңбашларына шапылдаткалап алу гадәте була. Болай эшләргә ярамый, чөнки кулыгыз майлы булуы ихтимал. Кыскасы, үзегезне табын янында дөрес тота белегез.
Автор фотосы.