+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
7 Сентября , 05:20

Бер кеше бик акыллы карт янына киңәш сорап килгән...

«Чыдар хәлем калмады, кызым белән мөнәсәбәтләребез бик авыр. Ул мине аңламый, мине ишетми, бик явызланды. Кыен миңа. Ярдәм ит!» — дигән.

Бер кеше бик акыллы карт янына киңәш сорап килгән...Бер кеше бик акыллы карт янына киңәш сорап килгән...
Бер кеше бик акыллы карт янына киңәш сорап килгән...

Акыллы карт бу кешене тыңлап бетергәч, болай дигән: «Өеңә кайткач, кызыңның сурәтен яса. Анда кызның бөтен холкын һәм сиңа булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тырыш һәм бу портретны дәшмичә генә кызыңа бир».

Икенче көнне кеше янә карт янына килгән. Бу юлы инде бик ачуланып, тузынып. «Нигә син миңа шундый киңәш бирдең?! Хәзер миңа тагын да авыррак. Кызым сурәтне ачуланып кире кайтарды!» — дип кычкырган.
«Ә ул сиңа нәрсә дип әйтте соң?» — дип тыныч кына сораган карт.

Кеше болай дип җавап биргән: «Нигә миңа үзеңнең сурәтеңне ясап китердең? Сиңа көзге җитмимени?» — дип әйтте.
Менә шулай... Ә сезне балаларыгыз ишетәме?..

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас