

Башкортстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар быел тагын артачак. Ел башыннан бәяләр инде 1,7 процентка күтәрелгән булса, төп үзгәрешләр көзен көтелә.
1 октябрьдән республикада коммуналь тарифларның уртача үсеше 10,7 процент булачак. Бу күрсәткечтән рөхсәт ителгән тайпылыш 2,1 процент тәшкил итә.
Кайбер төбәкләрдә тарифлар тагын да күбрәк артачак. Әйтик, Ставрополь краенда үсеш 22 процент, Дагыстанда – 19,7, Тамбов өлкәсендә – 17,5, Төмән өлкәсендә – 17,2, Төньяк Осетиядә 16,3 процент тәшкил итәчәк.
Удмуртия һәм Пермь краенда коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның иң югары үсеше 15 процент дәрәҗәсендә булачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102