Бәрәңгенең яшелләнгән өлешендә агулы алкалоид — соланин бар. Бу матдә беренче тапкыр 1820 елда ачылган, әмма ул чакта бәрәңгенең сабакларын, яфракларын һәм яшел бүлбеләрен инсектицидлар — бөҗәкләргә каршы чаралар ясау өчен кулланганнар.
Галимнәр яшелләнгән бәрәңгенең зарарлы бөҗәкләргә каршы көчле чара булуын да ачыклаган. Шул вакытта яшел бәрәңгенең ашарга яраксыз булуын да төшенгәннәр. Андагы соланин кеше организмын агуларга, нерв системасына зыян китерергә, эритроцитларның таркалуына һәм юк ителүенә китерергә, ашкайнату системасы эшчәнлеген бозарга, күрү сәләтен начарайтырга һәм тән температурасының күтәрелүенә сәбәп булырга мөмкин.
Кайбер хуҗабикәләр бәрәңгенең яшелләнә башлаган өлешен кисеп ташласаң, аны ашарга ярый дип уйлыйлар. Әмма бу дөрес түгел. Яшелләнә башлаган бәрәңгене бөтенләй ашарга ярамый. Хәтта яшел бәрәңге маллар өчен дә агулы булырга мөмкин. Малларга ашатканда яшел өлешен кисеп ташларга кирәк.
Бәрәңгене базда саклау вакытында температура һәм дымлылык режимын саклау бик мөһим.