Русиядә 2027 елда никах балдаклары кимендә 10–15 процентка кыйммәтләнәчәк, бу алтын чыгаруның яңа кагыйдәләре белән бәйле, дип фаразлый экспертлар.
"Mash" мәгълүматлары буенча, хәзер бер пар никах балдагының уртача бәясе — 80 мең сум. Яңа елдан соң аларның бәясе 92 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Моның сәбәбе 1 сентябрьдән гамәлгә кергән алтын чыгаруның яңа кагыйдәләре белән бәйле. Хәзер теләсә кайсы участокта алтын чыгару өчен лицензия алып булмый, дәүләт реестрына кертелгән ятмаларга гына рөхсәт биреләчәк. Бу алтын чыгару күләмен киметәчәк, шул рәвешле бәяләр дә күтәреләчәк.
Тагын бер фактор — ювелир җитештерүчеләр өчен салым ставкасы 20 проценттан 22 процентка кадәр арткан. Әзер балдак бәясенең шактый зур өлешен саф алтын бәясе тәшкил итә, бу аеруча никах балдакларына кагылачак. Аларны сатып алганда кешеләр югарырак пробалысын — 585 урынына 750 пробалы балдакларны өстен күрә.
Кыскасы, бәяләр артканчы, өйләнешеп калыгыз!
Автор фотосы.