+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Сентября , 06:40

Йолдызлар нәрсә бүлешә алмаган?..

Билгеле эстрада җырчылары арасыннан “кара мәче” үткән...  

Йолдызлар нәрсә бүлешә алмаган?..Йолдызлар нәрсә бүлешә алмаган?..
Йолдызлар нәрсә бүлешә алмаган?..

Татьяна Буланова һәм Анна Семенович – күптәнге дуслар. Ләкин берничә атна элек бу дуслык нык какшаган. Буланова белән Семенович арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке була башлаган. Эш нәрсәдә соң?

Юк, ир-егетләрнең монда катнашы юк. Сәхнә йолдызлары яңа җыр аркасында талашканнар.

Автор Игорь Майский яңа композиция язган һәм аны Татьянага да, Аннага да тәкъдим иткән. Артисткаларның берсе дә яңа хитка әйләнергә мөмкин булган җырны үз репертуарына алудан баш тартырга теләмәгән.

Буланова һәм Семенович автор белән бер үк вакытта диярлек элемтәгә кергәннәр. Композитор йолдызлар арасындагы гаугада катнашырга теләмичә, мәсьәләне үзләренә хәл итәргә калдырган. Бу исә бәхәскә сәбәп булган.

Җырчылар даирәсендәге мәгълүматлар буенча, бер уртак концертта Семенович үзен башка грим бүлмәсенә күчерүне таләп иткән. Буланова, үз чиратында, концерттагы чыгышлар тәртибен үзгәртүне сорап, чарадан тизрәк китәргә омтылган.

Берничә атна дәвамында артисткалар аралашмый, бер-берсе белән элемтәгә чыкмый икән. Хәлне җайга салу омтылышын Татьяна Буланованың ире Валерий ясап караган. Ул хатынын җырны Аннага бирергә күндермәкче булган. Тик Татьяна баш тарткан.

«Хәзер бу принцип эше. Җырны теләсә кем җырласын, тик Семенович түгел», – дигән Буланова.

Анна Семенович та чигенергә җыенмый икән. Якыннары белән сөйләшкәндә ул Буланованың сүзләренә ризасызлыгын белдергән.

«Әйе, җыр бик шәп, һәм мин Таняның аны башкарырга теләвен аңлыйм. Әмма аның болай да дистәләгән хитлары бар. Ни өчен ул бу җырны миңа бирә алмый? Ахыр чиктә, берничә ел элек мин аны булачак ире белән таныштырдым – тормышындагы иң зур бүләкне ясадым дип әйтергә була. Минем белән җыр уртаклашып булмыймыни?» – дип гаҗәпләнә артистка.

Ә сез ни уйлыйсыз?

Фото: РИА Новости.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас