+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 Сентября , 05:45

Бүген теләкләр тели торган көн!

Яңа Ай туганда берничә эшне башкарып калыгыз.

Бүген теләкләр тели торган көн!Бүген теләкләр тели торган көн!
Бүген теләкләр тели торган көн!

Бүген Мәскәү вакыты белән 06:27дә Яңа Ай туды. Кыз йолдызлыгында булган Яңа Ай тормышка үзгәрешләр кертү өчен уңайлы вакыт санала. Астрологлар фикеренчә, ул уңай үзгәрешләр китерергә һәм күп кенә башлангычларда ярдәм итәргә мөмкин.

Тик яңа эшләрне Ай күренмәгән вакытта түгел, ә күктә кечкенә урак барлыкка килгәннән соң башларга кирәк, диләр. Ай күренмәгән вакытта уйларны тәртипкә китерү яхшырак.

Бу көнне бурычларны түләп бетерергә, иске әйберләрне чыгарып ташларга тырышыгыз. Күптән күрмәгән туганнарыгызга, дусларыгызга шалтыратып, хәлләрен белү өчен дә бик уңайлы көн. Бу көннәрдә бәхәскә, ызгышка этәрә торган яки энергиягезне һәм көчегезне ала торган шикле кешеләр белән аралашмагыз.

Яңа Ай күренгән вакытта өйнең чиста һәм җыештырылган булуы да мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

Ай туган көнне теләгән теләкләрнең тормышка ашуы турында да ышану бар. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.

Яңа Ай туганда яхшы теләкләрегезне күбрәк теләгез, чөнки астрологлар фикеренчә, бу чор теләкләрне тормышка ашыру өчен уңайлы.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас