

Бу чәчәкләрне кечкенәдән хәтерлим. Безнең бакчада да алар һәрвакыт купшы булып үсте. Бүгенгедәй күз алдымда: Белем көнендә мәктәпкә җыенган абый-апаларым нәкъ менә шушы сары чәчәкләрдән гөлләмәләр бәйли. Бик күпләп тә өзмиләр, биш-алты чәчәкне җыеп, матур итеп бәйләп алалар. Белем көнендә, тантаналы линейкадан соң, укучылар аларны үзләренең яраткан укытучыларына бүләк итә. Ничә буын баланың кулында булып белем иленә алып кергән, күпме укытучының күңеленә җылылык өстәгән чәчәкләр алар! Бакчада сары таҗларын җәйгән чәчәкләрне күреп, сөенеп өйгә йөгергән чакларым әле дә күз алдымда.
Зур абыем Динар бу чәчәкнең исемен дә әйткән иде: “Аның исеме – рудбекия (алтын шар), исеңдә тот, сеңлем”. Абыем бик күп укый иде, каян белгәндер – бәлки, китаптан яки журналдан укыгандыр. Хәтерлим, дус кызларым белән сөйләшкәндә, бу исемне горурланып әйтә, үземне “белемле” итеп күрсәтә идем. Ул чакта бу чәчәкләр безнең өчен гади үсемлек кенә түгел, ә бәхетле балачакның бер өлеше дә иде.
Вакытлар узды, тормыш агышы үзгәрде. Бакчаларда башка төрле чәчәкләр – георгиннар, кашкарыйлар, бәрхет гөлләре үстерү модага керде. Көз буе үз төсен югалтмый торган рудбекияләргә игътибар да кимеде кебек. Хәзер авыллар кечерәйде. Күп йортлар бушап калды, ихаталарны үлән басты. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала: ташландык йортларның тәрәзә алларында, элекке шау-гөр килгән тормышны искә төшереп, шул ук сары чәчәкләр үсә бирә.
Рудбекияләр – авылның җаны кебек. Кешеләр китсә дә, йортлар картайса да, алар һаман да шул ук сары төстә, алар һаман да авылга ямь өстәп, горурлык белән чәчәк ата. Алар – безнең балачакның сүнмәс истәлекләре, сагышлы да, шул ук вакытта җылы да үткәннәребезне саклаучылар. Авылга кайткан саен, шул сары чәчәкләргә карап, күңелемдә балачак истәлекләрен яңартам.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.