

Көз – тәмле һәм файдалы ризыклар мул булган чор. Салкын көннәрдә төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр организмны файдалы матдәләр, витаминнар һәм минераллар белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Көзге рационга кертергә мөмкин булган биш продуктка тукталыйк.
Карбыз – сентябрьдә өлгергән карбызлар ликопинга бай. Ликопин – антиоксидант, ул күзәнәкләрне оксидлашу стрессы тәэсиреннән саклауда мөһим роль уйный. Карбыз составында йөрәк һәм нерв системасы өчен кирәкле калий һәм магний да бар. Аны чи килеш ашарга мөмкин.
Шалкан – онытылып барган, әмма файдалы яшелчә. Анда С витамины, калий, кальций һәм башка файдалы матдәләр бар. Шалкан ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә. Сәламәт кешеләр аны чи килеш салатларга кушып ашый ала, ә ашкайнату системасында проблемалары булганнарга аны пешереп куллану уңайлырак булырга мөмкин. Классик вариантларның берсе – бал белән мичтә пешкән шалкан.
Кабак – арзан һәм күп төрле ризык әзерләргә мөмкинлек бирә торган көзге яшелчә. Ул бета-каротинга, А һәм В төркеме витаминнарына, калий, тимер һәм клетчаткага бай. Кабакны мичтә пешереп, аш-пюре яки башка ризыклар әзерләп ашарга мөмкин. Диабет белән авыручыларга рационда аны куллану күләменә игътибар итәргә кирәк.
Инҗир – өлгерү чоры озакка сузылмаган җимеш. Ул калий, клетчатка һәм башка файдалы матдәләргә бай. Инҗирны чи килеш ашарга яки салатларга кушарга мөмкин. Мәсәлән, аны рукола һәм чикләвекләр белән бергә кулланып, җиңел салат әзерләргә була.
Анар – антиоксидантларга бай җимеш. Аның составында полифеноллар, С һәм К витаминнары һәм башка файдалы матдәләр бар. Анар бөртекләрен йогыртка, эремчеккә яки салатка кушарга мөмкин.
Көз – кәефсезләнер өчен сәбәп түгел. Рационыгызны төрләндерегез, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк кулланыгыз, организмга кирәкле файдалы матдәләрне ризык аша алырга тырышыгыз!
Фото: goodfon.ru