-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 Октября , 03:35

«Шаккатам!»

«Башкорт хуҗабикәсе» стресс кичергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Шаккатам!»«Шаккатам!»
«Шаккатам!»
Ул клиникага килгән. Озак кабул итүдән соң медицина учреждениесеннән чыккач, шаккаткан: автомобиль тәрәзәсе тулысынча ачык булган.

— Минем тәрәзәм ачык! — дип куркып кычкырган Миләүшә Шәйхлисламова. — Мин аны япмадыммыни? Мине талап китмәделәр микән?

Блогер тиз генә машинаны карый башлаган. Аның танышы аны тынычландырырга тотынган, янәсе, салонда шулкадәр күп әйбер, берәр нәрсәнең югалуын сизмәскә дә мөмкин.

— Шаккатам! Бу ничек шулай? — дип аптыраган «Башкорт хуҗабикәсе». Салонны карап чыккач, барысы да үз урынында бугай, дип тынычланган.

— Ничек инде мине таламадылар? — дип аптыраган ул һәм машинаның клиника янында ике сәгать чамасы ачык тәрәзә белән торганын әйткән.

Шуннан соң хатын-кызлар сумса белән стрессны юа да үз эшләре белән китә.

 

Автор:Резеда Галикәева