+1 °С
Снег
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 Октября , 15:15

«Ирәндек»тә яңа табыш

«Ирәндек» музей-тыюлыгы территориясендә археологлар керамика коллекциясен тапканнар.

title
«Ирәндек»тә яңа табыш«Ирәндек»тә яңа табыш
«Ирәндек»тә яңа табыш


Табылдыкны 2022 елдан бирле өйрәнелә торган борынгы Кынгыртау-20 җирлеген казу вакытында тапканнар.

Быел җәй көне биредә шулай ук хайван сөякләре һәм металл эшләнмәләр табылган.

Элегрәк тикшеренүләр җирлекне бронза чорына кертергә мөмкинлек бирде, ләкин аның культурасын билгеләү мөмкин булмады. Хәзер табылган керамика бу сорауга ачыклык салырга ярдәм итте.

Кынгыртау-20 торак иңкүлекләренең радиаль урнашуы якындагы Селек һәм Улак авылларына охшаш, ләкин аның ныгытмалары булмаган.

Фото: "Новости Башкирии"
Автор:Зөһрә Исламова