+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 Октября , 15:11

Уфада халыкара ислам конференциясе уза

Радий Хәбиров һәм Русия Чит ил эшләре министрлыгының махсус вәкиле Михаил Мелех белән конфессияара диалог һәм халыкара хезмәттәшлек турында сөйләште.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада халыкара ислам конференциясе узаУфада халыкара ислам конференциясе уза
Уфада халыкара ислам конференциясе уза

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Чит ил эшләре министрлыгының махсус вәкиле Михаил Мелех белән очрашты. Ул Уфага «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» XVII халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен килгән. Быел чара Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Михаил Мелех конференциягә чакырган өчен рәхмәт белдерде һәм аның Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре белән элемтәләрне ныгытуда, ислам мәгарифе өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерүдә әһәмиятен билгеләп үтте. Ул конфессияара диалогның сүздә генә калмавын, ә аны даими хезмәттәшлек механизмнары аша ныгыту кирәклеген ассызыклады. Русия ЧС ит ил эшләре министрлыгы бу юнәлешкә зур игътибар бирә.

Радий Хәбиров республикада төрле дин вәкилләре арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек булуын билгеләп үтте.

– Башкортстан — күпмилләтле һәм күпконфессияле республика. Биредә мөселманнар, православие динен тотучылар һәм иудейлар яши. Без дус-тату гомер итәбез һәм төрле мәсьәләләр буенча уртак тел табабыз. Монда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең дә өлеше зур, – диде республика Башлыгы.

«Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» XVII халыкара фәнни-гамәли конференциясе Уфада 13–15 октябрьдә уза. Аны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм Русия Ислам университеты оештыра. Чарада 400гә якын кеше, шул исәптән чит илләр һәм БДБ илләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев