+1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 Октября , 13:20

«Товарлар янды»

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламованың күңелсез көннәре.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Товарлар янды»«Товарлар янды»
«Товарлар янды»

Ул хәбәр иткәнчә, Wildberries складындагы янгын вакытында гомум бәясе миллион ярым сумга якын булган товарлары янган.

— Без бик борчылдык, бу безнең өчен югалту булды. Хәзер дә үзем җитештергән кием-салымны сатабыз, — дип сөйләде Миләүшә. — Болар — җәйге костюмнар, велюр костюмнар, туннар. Шулай ук коллаген һәм магний кебек биологик актив өстәмәләр бар. Башка киемнәр тегү һәм биологик актив өстәмәләр сату белән дә шөгыльләнмәячәкбез.

Әгәр эш барып чыкмаса, димәк, бу өлкәдән китеп, яңа нәрсә башларга кирәк, дип саный ул.

— Нәрсә эшләячәгебезне әлегә белмибез. Йортлар төзүне дәвам итмәячәкбез. Бу безнең бизнес иде. Йортлар сату белән 18 ел шөгыльләндек. Күз алдына китерәсезме, 18 ел бу бизнес безгә бик яхшы керем китерде. Һәм менә быел без бизнесның тәмамлануын аңладык, чөнки керем юк. Моннан ары бу эш белән шөгыльләнмәячәкбез, отышлы түгел, — ди ул.

Автор:Резеда Галикәева