Сырганакны бакчачылар яратып үстерә. Бу файдалы җимешне кышкылыкка туңдыргычта саклыйлар. Аны әлеге чорда базарларда һәм кибетләрдә дә саталар. Бу җимештән ясалган морс, кайнатма һәм сироп бик тәмле була. Шулай ук сырганак кушылган чәй өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләр арасында да бик популяр эчемлек. Ләкин ул тәмле булуы белән генә чикләнми: анда С витамины, каротиноидлар һәм май кислоталары, шул исәптән омега-7 дә бар, дип сөйли диетолог Ольга Редина.
Эксперт билгеләп үткәнчә, сырганак иммун системасының яхшы эшләве өчен кирәкле С витамины һәм каротиноидлар — җимешкә бай кызгылт сары төс бирә торган матдәләр бар. Аның җимешләре, шулай ук, Е витаминына, полифеноллар һәм азык җепселләренә бай.
Каротиноидлар, Е витамины һәм полифеноллар антиоксидант үзлекләргә ия. Алар күзәнәкләрне зарарланудан сакларга ярдәм итә. Моннан тыш, сырганак маенда пальмитолеин кислотасы бар — аны омега-7 дип атыйлар.
Файдалы яклары күп булуга карамастан, сырганак бар кешегә дә ярамаска мөмкин. Белгеч сүзләренчә, әче су ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында саруны кайната һәм авыртуны көчәйтергә мөмкин.
Аллергия булган кешеләргә дә саклык кирәк. Ә хроник авырулары булганнарга сырганак маен үз белдекләре белән кулланырга ярамый, табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Автор фотосы.