

Салкын тигәндә аның файдасы зур. Миләштә аскорбин кислотасы күп, шуңа да ул югары температураны төшерергә булыша. Бу җимештә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә каршы торучы җиләк-җимеш кислоталары да җитәрлек.
А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне яисә аның кайнатмасын йогуртка, кибет каймагына, катыкка кушып ашарга мөмкин, чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә. Бу җимеш күзләр өчен аеруча файдалы.
Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Ул шулай ук кан оешуын яхшыртучы К витаминына бай, тромбоз куркынычы булганда аны ашарга ярамый.
Кызыл миләшне кан системасы бозылганда, сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату системасы бозылганда файдаланалар. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.
Бу җимешне чәйгә кушып эчәргә дә, төнәтмәсен ясарга да мөмкин. Төнәтмәсен әзерләр өчен стакан ярым суга бер кашык изелгән җимеш салып, өстен каплап тотарга кирәк.
Көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә киңәш ителә. Тагын бер ысул: 2 килограмм миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшаганчы пешерергә. Иләк аша уып чыгарырга һәм пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә кирәк.
Әчелеге бетсен өчен, миләшне кыраудан соң җыялар. Кышын ул туңдыргычта тагын да тәмләнеп китә.
Автор фотосы.