Жанна Фриске каберендә яшь кызлар егетләрне үзенә карату буенча йолалар үткәрә икән. Моны зират хезмәткәрләре белдерә.
Мәрхүм җырчы Жанна Фрискеның җанатарлары, Николо-Архангельск зираты хезмәткәрләре ачыклаганча, аның каберендә сәер йолалар үткәрә, шул исәптән кызлар белдерүенчә, Жанна аларга сөйгәннәрен кайтарырга ярдәм итә.
Зиратта эшләүчеләргә сылтама белән "Экспресс-газета" хәбәр иткәнчә, кыш җитү белән җырчы каберендә роза таҗлары барлыкка килә. Билгеләп үтелгәнчә, мондый хәлләрне биредә даими рәвештә 2015 елдан бирле күзәтәләр.
- Кызлар, нигездә, яшь кенә. Бераз басып торалар, аннары кесәләреннән таҗларны алып, кабергә ташлыйлар, яшерен рәвештә, сиздермичә генә дип уйлыйлар. Ә без исә нәкъ шушы кабер каршында кизү торабыз һәм, әлбәттә, барысын да күрәбез. Алар тәртип бозмый, тавыш-тыннары чыкмый. Бер кыз гына әйтте, Жанна аларга сөйгәннәрен кайтарырга ярдәм итә, имеш. Халык нәрсә генә уйлап тапмый инде, - дип сөйләгән басмага зират эшчесе.
Фото: eg.ru сайтыннан