+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 март 2021, 09:30

Карга боткасы

Апрель азаклары җитүгә, авылыбызның һәр урамында ыгы-зыгы башлана.

Апрель азаклары җитүгә, авылыбызның һәр урамында ыгы-зыгы башлана.

Бәләкәй арбага менеп кунаклаган чыбык-чабык, утын өемнәре җырлый-җырлый юлга кузгала. Арба тарткан кызлар, малайлар үзара гәп коралар:
– Кытай урамындагылар күреп калса, утынсыз калачакбыз. Алар тапмаслык итеп яшерергә кирәк!
– Саклап торырга кирәк!
– Тимәсләр, алар безнекен урласа, без дә йоклап ятмабыз бит!
– Карагыз әле, бу гына аз булмас микән?
– Ярар, иртәгә тагын алып барырбыз.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, яр буена килеп җиткәннәрен дә сизми калалар. Яшь үлән борын төртә башлаган тугай аларны сөенеп каршы ала. Ул да әле былтыргы тойгылардан арынып җитмәгән, күрәсең.
Йокыдан авырлык белән уяна торган балалар да беренче май – карга боткасы көнендә иртүк торалар. Кай арада киенеп беткәннәр дә кай арада сумка җыелган?! Сумкаларын бер почмакка куеп, тирән калай савыт алып, урам буйлап йомырка җыярга кузгалырга да өлгергәннәр.
Бу көнне бөтен тирә-күрше берсеннән-берсе юмарт. Кайсы бер банка сөт бирә, кайсы - бер йомарлам май. Кемдер бер йомырка, кемдер икене суза. Савытлар бик тиз тулып та өлгерә...
Урамның бөтен бала-чагасы, шау-гөр килеп, алдан хәстәрен күргән урынга юл ала.
Тугай инде буйга үсәргә өлгергән балаларны кочагын җәеп каршылый. И рәхәт тә соң балалар җыелышып килгән мәлдә! Әнә, бер читтә тергезеп җибәрелгән учак яна. Бәләкәйрәкләр йомырка тәгәрәтеп уйный. Күр инде! Берсенең йомыркасы йомран оясына тәгәрәп кереп китте. Ай-яй-яй, ничек итеп алырга?
Төтен исенә уралып, һавага сөттә пешкән ботка исе тарала. Төрле-төрле ярма кушып пешергән «карга» боткасы нәни куллар тоткан калай савытларга күчә. Савыттагы ботканың нәкъ уртасына салган майга манып, агач кашык белән ботка ашаганда, балалар шатлыклы караш белән дөньяны күзәтәләр. Әнә! Биектә, зәңгәр күктә, бер нәни кош канат кага. Һаваны ярып, сихри моң агыла. Тургай ич бу! Ул да «карга боткасы» бәйрәмен котлап җыр суза.
Урамыбызның яме, күрке булган, ак яулыгын баш очына чөеп бәйләгән Нурия әби, самавырга күмер өсти-өсти, балаларны чәй белән сыйлый. Ул инде ничә еллар буена Бәрәңге урамы балаларын «карга боткасы»на җыеп алып килә. Һәр сүзе төпле, тавышы көчле, шул ук вакытта ягымлы әби – күпләребезнең кендек әбисе дә. Шуңа күрә дә аның сүзе – һәрберебез өчен закон. Аның сүзеннән чыктым юк. Тәртип бозу кая ул! Бозып кына кара! Колагыңны боруга ук барып җитмәсә дә, бер каравы белән дә җир тишегенә кереп китәрдәй итә. Усал да түгел үзе. Бертуктаусыз эшләп, яргаланып беткән куллары белән сыйпаса, башыңның күккә тигәнен сизми дә каласың. Аннан мактау сүзе ишетү – бергә уйнап үскән иптәшләрең алдында үзе бер мәртәбә.
– Кызым, улым, барыгыз әле, коры-сары җыеп килегез. Учакны сүндермик, бәрәңге тәгәрәтербез! – диюен ишетүгә, берничә бала берьюлы урыннан кузгала. Һәрберсе, тырышып-тырышып, былтырдан калган камыл, үлән сабакларын җыя.
– Булдыргансың, кызым, улым, молодец! – дип, башыңнан сыйпаса, көне буена авызыңны җыеп ала алмыйсың инде.
– Улым, син су китерчәле, кызлар белән казанны, буш савыт-сабаларны юып та куярбыз. Шушы килеш алып кайтмассыз бит, – диюгә, чиләкне берничә кул берьюлы эләктерә.
Ботка ашалып, чәйләр эчелеп бетүгә, өйгә кайтыр вакыт та җитә. Ботка ашалып бетте дигәч тә, ышана күрмәгез тагын. Өйдә калган әткәй белән әнкәйгә, апаларга авыз иттерергә дигәне, савытка салынып, күптән инде сумкага яшереп куелган. Өлкәннәр үзләре дә бит болынга печәнгә, яисә әрәмәгә утын әзерләргә китсәләр, «куян күчтәнәче»ннән башка әйләнеп кайтмыйлар. Кунак ашы – кара-каршы. Без дә аларны үзебезчә шулай зурлап, «карга боткасы»н «куян күчтәнәче» итеп алып кайтабыз
– Балам, син учакны сүндер, урынын күмеп куйсагыз да ярый. Ут-күз чыга күрмәсен. Чүп-чарларны да җыегыз. Тугай ямьсезләнеп калмасын.
Кендек әбекәйнең авызыннан чыккан сүзләрне эләктереп алган малайлар, бер-берсен уздырып, ул кушкан эшләрне эшләп тә куя.
Кайтып керүгә, кадерле кунак көткәндәй, юылган-бизәлгән өебез безне елмаеп каршылый. Әнкәйләр үзләре дә ботка пешергәннәр. Шулай да без алып кайтканын, кендек әбекәйнең кул һәм җан җылысы кушып пешерелгәнен, тургай җыры, тугай һәм учак исе сеңгәнен авыз итмичә, рәхмәт әйтмичә калмыйлар.
...Беренче май җитә башласа, күңел авылга ашкына. Бездән башка гына «карга боткасы» бәйрәменең яме дә, тәме дә булмас кебек тоела. «Карга боткасы» инде башка төсмер алса да, беренче май үткәннәрне хәтердә яңарту, киткәннәрне искә алу көне булып, күңелдә яши бирә.

Әлфия Ситдыйкова.
Яр Чаллы шәһәре.


Читайте нас: