Япон галимнәре, әгәр кайнар кара чәйне 10 секунд авызда тотсаң, аның төкректәге коронавирус инфекциясен үтерүен ачыклаган. Русия тикшеренүчеләре дә моны раслаган - кара чәйдә вирус тышчасындагы аңа күзәнәк юченә керергә ярдәм итүче аксымны җимерергә сәләтле дубиль матдәләр бар. Шундый матдәләрнең берсе - танин. Шуңа күрә чәй ныграк каты булган саен, анда танин да шулкадәр күбрәк һәм вирус инактивациясе тәэсире югарырак.