+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2021, 15:00

Коронавирустан савыкканнан соң нишләргә ярамый?

Бу хатаны күпләр ясый.

Коронавирустан соң пациентларга интенсив күнегүләр белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Бу хакта табиб-иммунолог Илья Кукин хәбәр итә.
Табиб әйтүенчә, актив физик күнегүләр авыр хәлгә һәм хәтта кабат инфекция белән авыруга китерергә мөмкин. Күнекмәләр вакытында сәламәт күзәнәкләр күбрәк энергия сарыф итә. Организмда ялкынсыну процессын изоляцияләүче үзенчәлекле матдәләр барлыкка килгәч, яңада инфекция тарала башларга мөмкин.
- Әйе, авырудан савыкканнан соң күпләр спорт белән шөгыльләнеп, тизрәк яңадан элекке хәленә кайтырга тырыша. Бу - зур хаталарның берсе. Организм тулысынча тернәкләнеп беткәч кенә күнегүләрне башларга ярый, - ди иммунолог.
Табиб пациентларга физик активлыкны акрынлап кына арттырырга киңәш итә.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: