+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2021, 15:55

Ни өчен кивины кабыгы белән ашарга кирәк?

Ә сез моны белә идегезме?

Киви - аз калорияле һәм бик файдалы җиләк-җимеш, ләкин аның кабыгы җимешеннән дә файдалырак икәнен бик азлар белә.
1. Клетчатка. Ашказаны эшчәнлеген җайга сала һәм канда холестерин дәрәҗәсен киметә. Киви кабыгында ул аның эчендәге белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк.
2. Е һәм С витаминнары күп. Яраларны һәм җөйләрне тиз төзәтүгә ярдәм итә, тән тиресен матурлый һәм тонусны күтәрә. Моннан тыш, Е һәм С витаминнары куәтле антиоксидантлар булып тора, ягъни организмда ирекле радикалларны нейтральләштерә. Алар бактерияләр белән көрәшә һәм безгә яшьлекне һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Киви кабыгында антиоксидантлар иткә караганда күбрәк.
3. Фолий кислотасы. Кәефне һәм эшкә сәләтне күтәрә, кан басымын көйли. Бу җимеш йөкле хатын-кызлар рационында мотлак булырга тиеш. Кивиның кабыгында фолий кислотасы эчендәгегә караганда 32 процентка күбрәк.
Фото: proprikol.ru
Читайте нас: