+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 март 2021, 11:05

"Әни, әти, мин сезне яратам..."

11 яшьлек үсмер дустына "егет сүзе" биргән һәм... 23нче каттан сикергән.

11 яшьлек үсмер дустына "егет сүзе" биргән һәм... 23нче каттан сикергән.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Яңа Чабаксар шәһәрендә булган. Үсмер сикерер алдыннан туганнарына хат язып калдырган.

"Әни, әти, мин сезне бик яратам, еларга кирәкми, ярамы? Сеңлемә әле олы абыйсы булуын әйтеп тормагыз, ә аңа 18 яшь тулгач гына әйтегез. Әни, яхшы балачак бүләк иткәнең өчен рәхмәт. Әти, син, зинһар, елама. Мин хәзер түбәдән сикерәм, чөнки дустыма әйттем: "Әгәр син Соня белән өйләнешәсең икән, ул чакта мин түбәдән сикерәм, әгәр дә син аңа бу хакта сөйләсәң, шундый ук гамәл кылачакмын". Андрей минем сүзләремә ышанмады, аларны шаяртып санады һәм Соняга бу хакта әйтте, ә мин 25нче катка түбәдән сикерергә барам инде. "Ни өчен сикердең?" дигән сорауга болай дип җавап бирәм: "Мин бит егет сүзе бирдем!", дип язып калдырган ул.

Аллаһка шөкер, бала исән калган. Әле бишенче сыйныф укучысы реанимациядә. Ул подъезд янында туктаган "ГАЗель"гә килеп төшүе нәтиҗәсендә генә исән калган. Җитди җәрәхәтләр алган, хәле бик авыр.

Фото:pdmnews.ru сайтыннан.
Читайте нас: