+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 март 2021, 16:10

Әтәч хуҗасын үтергән

Пычак кадап. Ышанмыйсызмы?

Пычак кадап. Ышанмыйсызмы?

Һиндстанның Телингана штатында сугышчан әтәч кошларны сугыштыру алдыннан үзенең хуҗасын үтергән, аның касыгына аягына бәйләнгән пычак белән кадаган.

Полиция ачыклаганча, 45 яшьлек Танугул Сатиш әтәче белән Джагитал шәһәренә сугышларда катнашу өчен килгән. Аны рингка чыгаргач, кош ыргылып очып китәргә маташа һәм очраклы рәвештә хуҗасының касыгына аягына беркетелгән пычак белән бәрә.

Канга баткан Сатишны дәваханәгә салалар, әмма коткарып кала алмыйлар.

Хокук сакчылары ирнең үлеме өчен җаваплылыкны легаль булмаган сугышларда катнашучылар һәм оештыручылар күтәрәчәк, дип белдергән.

Җинаять эше кузгатылган.

Фото: мк.ру
Читайте нас: