+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 апрель 2016, 02:00

Бавария замокларыннан һич калышмый

Район үзәге елдан-ел яңара, матурлана, күркәм йортлар, биналар калкып чыга. Былтыр ел ахырында аның бер төбәгендә “Пристань” дип аталган замок ишекләрен ачкан. Үзенчәлекле архитектура стиле белән төзелгән корылма ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бу аскынлыларга Яңа ел бүләге бул­ган.

— Замок төзү теләге белән күптән­нән яндым, — ди аның хуҗасы Марат Кәримов. — Сезгә Бавария Альплары урманнарында яшеренгән Нойшванштайн әкияти замогы танышмы? Менә ул — безнең төп залның үзәк диварындагы гобеленда сурәтләнгән. Туристлар арасында дан казанган һәм Германиягә бик күп табыш китергән шедевр. Әгәр дә Нойшванштайн Париж Диснейлендында Йокыга тал­ган гүзәл замогының прототибы булса, безнең “Пристань” тиздән иң кыю идеяләрне тормышка ашыручы булачак, биредә әкияти туйлар, бай юбилейлар, чыгарылыш баллары үтәчәк, дип уйлыйм.

Марат Габдрахман улы “Пристань”нең проектын Уфадагы зиннәтле замокта булганнан соң эшләгән. Аскындагы замок биш ел төзелә, аның һәр детале җентекле уйланыла.

Беренче чиратта биредә нәрсә җәлеп итә? Әлбәттә, таш крепость! Ул тарихи фильмнардагы кебек биек түгел, чөнки корылма дошманнан сакланыр өчен түгел, ә киресенчә, ял итәргә теләүчеләрне җәлеп итәр өчен төзелгән. Керү юлындагы агач пушкалар да, тирә-ягындагы якорьлар да крепостька аерым ямь бирә. Төп залны тәрәзәләр бизи. Ә баскычлар тулысынча агачтан эшләнгән.

Урта гасырларда замокларны ничек җылыталар иде икән? Бер каминнан шулкадәр җылы чыкты микән? Әлбәттә, ул вакыттагы төзү­челәрнең үз серләре булган. Безнеке­ләр­нең дә бар. Биредә чуен мичле камин бар, әлбәттә. Ә менә замок йөзен заманча батареялар белән бозмас өчен беренче катта җылы идән түшәлгән. Гомумән, замок утын ягып җылы­тыла. Ләкин, урта гасырлардагыча, биредә һәрвакыт җиләс һава.

Залда картиналар күплеге хәйран калдыра. Көнчыгыш башнядан Аскын авылы күренеше ачыла. Бигрәк тә төнен матур. Меңнәрчә ут белән балкыган район үзәге уч төбендәгедәй күренә. Ә икенче якта ялан җәйрәп ята, анда яңа йортлар төзелә башлаган.

Бүген “Пристань” кунакханә комплексына Марат Кәримовның улы Шамил җитәкчелек итә. Уфада югары белем алган егет әтисенең теләгенә каршы килмәгән. Бүген комплекста 25 урынлы кунакханә бар. Ашханәдә өч пешекче клиентлар теләге буенча телеңне йотарлык ризыклар әзерли. Гомумән алганда, биредә унлап кеше хезмәт сала.
Марат Габдрахман улының теләге тормышка ашкан, биредә атна саен нинди дә булса юбилей, туй яисә башка бәйрәмнәр үткә­релә. Тиздән замок алдында фрегат пәйда булачак. Планда — шушында балалар өчен күңел ачу үзәге булдыру.
Читайте нас: