Гөлназ һәм Марат Шәйбәковлар — төбәктә билгеле бал җитештерүче гаилә. Аларның бал исе аңкып торган кибетләренә халык күпләп йөри. Биредә пөхтәлек, зәвык хакимлек итә.
— Флягадан бал сата торган заманнар үтте, аны тәкъдим итә белергә дә кирәк, — ди Марат Шәйбәков.
Шәйбәковлар җитештергән төрле чикләвекләр салынган балны аеруча балалар ярата. Ә өлкәннәр эрбет чикләвеге кушылганына өстенлек бирә. Чөнки ул йөрәккә файдалы, анда калий, марганец, кальций, йод бар. Ул ашказаны җәрәхәте, гастритка каршы көрәштә дә нәтиҗәле. Әлеге десерт — хатын-кызның гүзәллеген, яшьлеген саклаучы чара да.
Хуҗалар үзләренең “нечкә бил”ләрен оста карый. Аларга өстәмә тукландыру өчен камырсыман “Канди” азыгы әзерли. Аларның шикәр комы җитештерү өчен тегермәне, кирәк чакта балны шикәр комы белән кушу һәм җәймәләр җитештерү өчен махсус камыр басу җайланмалары бар. Бал кортларын әлеге ысуллар белән өстәмә тукландыру отышлы, ди алар. Гадәттә, умартачылар бу очракта сироп куллана. Әмма ул бал кортларының күпләп һәлак булуына, корт гаиләсенең хәлсезләнүенә китерә. Ә камырсыман ризыкны алар үзләренә кирәк кадәр генә ала, сироп кебек, җыеп кәрәзгә тутырмый. Аны кортлар шунда ук куллана, ә бу, үз чиратында, үсеп килүче балаларны тукландыру мөмкинлеге ача. Моннан тыш, камырсыман азык кулланганда улаклар кую кирәкми.
Шәйбәковларның цехында яңа “Маргарита-2” кәрәз җитештерү линиясе урнаштырылган.
— Кәрәз – бал кортлары өчен йорт нигезе кебек, иң кирәкле әйбер, — ди Марат. — Табигатьтә кортлар аны үзләре ясый, тик бу озак вакыт таләп итә.
Тырыш гаиләнең кибетләре дә, үзләре яшәгән йорт-куралары да соклангыч.
— Берни дә эшләмичә, каяндыр килгәнне көтеп утыру җиңел, әлбәттә, әмма күңелсез, — ди Гөлназ һәм Марат Шәйбәковлар. — Ирешелгәннәр белән чикләнергә, туктап калырга да ярамый. Киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә ният.
Тирә-якта даны чыккан Аскын балын тәмләп карарга, бал кортыдай тырыш бу гаилә белән якыннан танышырга теләүчеләрне Шәйбәковлар киләсе 18 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында көтеп кала.