+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 июнь 2016, 02:00

Аена – ике мең тонна!

“Технострой” җәмгыятендә Башкортстанда тиңе булмаган продукция чыгаралар.Сибай – сәнәгать югары дәрәҗәдә үсешкән шәһәр. Безгә дә аягында нык басып торучы, заман белән бергә атлаучы предприятиеләрнең берсендә булырга туры килде. “Технострой” җәмгыяте “Бентониты Урала” предприятиеләр төркеменә керә. Биредә җитештерелүче продукциягә ихтыяҗ зурмы? Хезмәт алдынгылары ничек дәртләндерелә? Предприятие җитәкчесе Серик Бижановтан шул хакта сораштык.

– Базарда үз урыныңны саклап калу өчен сыйфатлы, ихтыяҗ булган продукция җитештерү зарур, – диде Серик Ходайбирде улы. – Бездә бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Мәгълүм булуынча, Русиядә, шул исәптән Башкортстанда, нефть сәнәгате үсеш алган. Шуңа күрә, бездә җитештерелүче бораулауда файдаланылучы продукциягә ихтыяҗ һичкайчан кимеми. Продукцияне, башлыча, Екатеринбургка озатабыз.

Мәгълүм булуынча, соңгы вакытларда юллар төзекле­генә ил күләмендә игътибар артты. Асфальт яхшы сыйфатлы булсын өчен аның составына минераль порошок та кушылырга тиеш. Без асфальт-бетон катнашмалар өчен минераль порошок җитештерәбез. Бу очракта порошок кушу кыйммәткәрәк төшсә дә, асфальт составында битум азрак кулланыла. Нәтиҗәдә, хакы бер үк килеп чыга. Күренүенчә, без юл төзүгә үз өлешебезне кер­тәбез. Предприятие аягында нык басып торып, киләчәктә дә тотрыклы эшләсен өчен чимал запасларының саекмавы да мөһим. Бу юнәлеш тә игътибар үзәгендә. Чималны Чиләбе, Свердловск өлкә­ләреннән һәм Сибайдан китерәбез. Быел Белорет районыннан известьташ китереп, сынап карадык. Сыйфатыннан канәгать калдык. Гомумән, тагын 20 ел дәвамында чимал өчен кайгырасы юк. Сыйфатлы продукция җитештерү өчен заманның иң алдынгы техникасы һәм технологияләре файдаланыла, алар даими яңартылып тора. Продукцияне, Башкортстаннан тыш, Чиләбе, Ырынбур өлкәләренә, Ханты-Манси автономияле округына озатабыз.

Кадрлар барысын да хәл итә, дигән гыйбарәне аена 2 мең тонна продукция җит­еш­терелүче “Техно­строй”да да яхшы беләләр. Бүген пред­приятиедә 28 кеше хезмәт сала. Күпчелеге – Сибай шәһә­реннән. Эш хакы вакытында түләнгән, дәртләндерү чаралары каралган пред­приятиегә эшкә кадрларны сынап, сайлап алалар. Бәхет елмайганнар бердәм коллективта бик тиз үз урынын таба. Хезмәт салучыларның белеме дә камилләштерелә. Эшчеләр махсус кием, саклану чаралары белән тәэмин ителә. Предприятие балалары булган хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтә.

“Технострой” бүгенге көн белән генә яшәми. Предприятие туктаусыз хәрәкәттә, эзләнүдә һәм үсеш юлында. Моңа инану өчен биредәге ачык йөзле, чәмләнеп эшләүче кешеләргә күз салу да җитә. Предприятиенең тиздән Сибайда үтәчәк форум кысасында инвесторлар игътибарын җәлеп итеп, халыкара базарга чыгачагына да өмет зур.
Читайте нас: