+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 июнь 2016, 02:00

“Сибай колбасасы юкмы?”

Монда җитештерелгән продукцияне халык кибетләрдән эзләп ала.“Башкортстан колбасалары” ит комбинаты Сибайда 2010 елдан эшләп килә. Алты ел эчендә предприятие республикада гына түгел, аннан читтә дә зур популярлык яулаган.

Бик аздан башлаганнар: тәүдә биш кеше көненә 100 килограмм продукция эшләп чыгарган. Әзерләү процессын ул вакытта да директорның җитештерү буенча урынбасары Раил Янбәков конт­рольдә тоткан. Башкортстан дәүләт аграр университетының азык-төлек технологиясе факультетын тәмамлаган белгеч­нең бурычына сыйфатны контрольдә тоту гына түгел, һәр товар партиясен дегустацияләү дә керә. Бу исә көн саен 80 төр колбаса дигән сүз.

Бүген монда көненә 8-10 тон­­на 150 төр колбаса җитештерелә, 120 кеше хезмәт сала. Продукцияне сату — эшнең мөһим этабы. Колбасаны Сибайда да, Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарында да, Уфа, Магнитогорск, Белорет, Чиләбе, Пермь шәһәрләрендә дә сатып алырга мөмкин.

Сибайда әлеге продукцияне иллеләп сәүдә ноктасында очратырга була. Моңа кадәр зур булмаган кибетләр белән эшләгәннәр. Хәзер зур супермаркетларда да Сибай колбасасы бар.

— Халык арасында традицион булган “Русская”, “Молочная”, “Докторская” колбасалары, сервелат, сосискалар популяр. Безнең продукция башка җитештерүчеләрнеке белән чагыштырганда арзанрак, — ди Раил Мөхтәсип улы.

Әйе бүген кибеткә кергән күпчелек халык тәүдә продукциянең хакына карый. Җитештерүчеләр дә халыкның төрле катламына да ярый белә башлады. Яхшы колбаса 250 сумнан да ким тора алмый, ди Раил Янбәков. Продук­ция­нең составына һәм яраклылык вакытына карарга онытмагыз. “Е” билгесе куелган ингредиенттан куркырга ярамый. Иң мөһиме, әлбәттә, чимал. Яхшы колбаса суытылган, ләкин туңдырылмаган иттән җитештерелә.

— 2014 ел башында санкцияләр сәбәпле чимал белән проблемалар булган иде. Бүген итне безгә “Мираторг” агросәнәгать холдингы, Уфа, Чиләбе ит җитеште­рү­челәре китерә, — ди Раил Янбәков.

Әле “Башкортстан колбасалары” предприятиесе җитештерү күләмнәрен киңәйтергә җыена. Планнарында —ярымфабрикатлар цехы ачу һәм чи килеш ысландырылган колбаса җитеш­терү. Моның өчен яңа бина таләп ителә.

Әйе, бер урында таптанырга яратмыйлар монда. Күптән түгел Раил Мөхтәсип улы Германиянең Майндагы Франкфурт шәһәрендә булып кайткан. Андагы колбаса заводы кулланган технологияләр, җиһазлар белән танышкан. Һәр яңалыкны күреп, белеп, үзендә кулланырга тырышучы предприятие республика, ил күләмендә үткән бәйгеләрдә җиңү яулый.
Читайте нас: