+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 август 2016, 02:00

Тау Мөхәммәткә килмәсә...

Ямьле җәйдә балалар да, өлкәннәр дә бакча-паркларда, елга-күл буйларында актив ялны өстен күрә. Китап уку белән мавыгу исә күбрәк кышкы озын кичләргә хас. Ә менә биләмәара үзәк китапханә хезмәткәрләре елның иң күңелле мизгелендә дә китап укучыларны җәлеп итү юлын тапкан. Җәйге уку заллары оештыра алар һәм моның өчен китапханә эчендә утыру һич мотлак түгел. Мавыктыргыч китап-журналларын алып, кеше күп йөргән урыннарга, үзәк урамнарга чыгалар.

Баштарак җәйге уку заллары район үзәгендә генә оештырылса, бүген бу башлангычка авыл китапханәләре дә кушылган.

— Безнең бу үзенчәлекле уку зал­лары балаларда да, өлкәннәрдә дә кызыксыну уята, — ди үзәк китапханә директоры Эльвира Газизова. – Кичләрен оныклары белән йөрергә чыккан карт­әниләр-картәтиләр өчен бер тукталу урыны ул. Яңа китап-журналлар белән танышалар. Шахмат-шашка, башка уеннар да шунда. Кайткан кунаклар да безнең бу чаралар белән кызыксына.

Җәй башында мәктәпләр­дәге көндезге ял лагерьлары белән дә актив эш барган. “Акчарлак” лагеренда да китап­ханәчеләр – еш кунак. Без килгән көнне 5нче “Шатлык” балалар бакчасыннан бер төркем район Мәдәният сарае каршында ачык һавада оештырылган матур бәйрәмдә катнашты. Татар телендәге балалар китаплары белән танышты, әйлән-бәйлән уйнады, табышмакларның җавап­ларын тапты.

Әнә шундый конкурс-викториналар, костюмлы чаралар еш үтә әлеге ачык һавадагы уку залларында. Шундыйлар исәбеннән калфак туен, самавыр бәйрәмен атап үтәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, китапханә­ләр белән кызыксыну сакланып кала. Бу үзенчәлекле ял файдалы да, кызыклы да була. Авылларда, район үзәгендә яшәүчеләр әлеге чараларны көтеп ала.
Читайте нас: