Бу вазыйфага М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе доценты Зәки Әлибаев, “Истоки” гәзите баш мөхәррире Айдар Хөсәенов һәм “Китап” нәшрияты җитәкчесе урынбасары Фәрит Әхмәдиев дәгъва итәләр. Алар каләм осталарына үзләренең сайлау алды программасын тәкъдим итәчәк. Кандидатларның тагын да артуы ихтимал.
Мөгаен, кандидатлар язучыларның китапларын бастыру, дөнья күргән әдәби әсәрләр өчен гонорар күләмен арттыру, яшь язучыларның торак мәсьәләсен хәл итүне дә читләтеп үтмәс. Чөнки соңгы елларда җәмгыятьтә абруе төшә баручы язучы исемен күтәрү буенча эшчәнлек алып бару, бу юнәлештә нәтиҗәле чаралар күрү дә берлекнең яңа рәисе иңендә булачак.