+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 апрель 2017, 22:47

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов - туры эфирда!

Сораулар белән 8-800-550-95-07 телефон номеры, электрон хат белән, 8917-781-12-85 номеры буенча WhatsApp, Viber, Telegramm аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сөйләшү туры эфирда Башкортстан юлдаш телевидениесендә, “Русия-Башкортостан”, Вся Уфа” телеканалларында күрсәтелә, “Спутник FM” радиосында яңгырый.


Сөйләшү башланганчы ук халыктан тугыз меңнән артык сорау килде. Аларның күпчелеге ташкын, торак-коммуналь хуҗалык, юллар торышы, сәламәтлек саклау, субсидияләр, авыл хуҗалыгы, икътисад, мәгариф белән бәйле. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре халкы сөйләшүдә аеруча активлык күрсәтә. Сорау бирүчеләр арасында 12 яшьлекләр дә, сиксәнне куучылар да бар.

Әйткәндәй, Рөстәм Зәки улы беренче тапкыр туры эфирда журналистлар сорауларына 2010 елда җавап биргән иде. Традиция дәвам ителә. Мондый чарадан соң халыкны озак еллар дәвамында борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең тиз арада нәтиҗәле хәл ителүе игътибарга лаек. Шуңа күрә сорау бирергә, гражданлык позициягезне белдерергә ашыгыгыз!
Читайте нас: